ЮАНУ ф. 1) Елаудан туктау, тынычлану. Бишектәге бала, хуш авазга юанып, елаудан туктый һәм игътибарын шул авазны тыңлауга юнәлдерә. Ш.Мәрҗани 2) Кайгы-хәсрәт, борчудан, күңелне ярсытып торган ярадан нинди дә булса шөгыль ярдәмендә арынгандай булу, тынычланырга тырышу. Шулай сәгатьләр буе күгәрченнәре белән юанып, гәпләшеп утыра иде Хәлимә әби. Г.Гыйльманов 3) Күңел күтәрелү, кәеф яхшыру, шатлану. Бу котлауларга мин бер хәтергә алу, авыруның күңеле юансын, дигәннән иптәшләрчә бер эш дип караган идем. Г.Ибраһимов 4) Нәрсәгә дә булса бирелеп, чынбарлыктагы халәтеннән читкә китү; онытылу, мавыгып китү. Бар иде, ялгыз калып, җырлап юанган чакларым. Г.Тукай. Күнегелгән сәгатендә торып эшкә китә, заводта көне эш белән юанып үтә, ә тулай торакка кайткач, үзен кая куярга да белми җәфалана иде... З.Мифтахов 5) Нәрсәне дә булса уйлап, шуңа күңел баглап, өметләнеп яшәү. Мин моңа бераз борчылсам да, кара кайгыга төшмәдем, озакламый авылга кайтам, шунда очрашырбыз әле, дип юандым. М.Кәбиров 6) Бар булганына канәгатьлек күрсәтеп, риза булып, артыгын теләмичә, ниндидер максатларга омтылмыйча яшәү. Һәм үз хыялы җимеше булган шул хәбәрләргә юанып, шуларны чынга санап, берьялгызы тик яши бирә. Р.Мөхәммәдиев. Ни дип, күрәсен күргән, яшисен яшәгән Чалабайга ияреп, шуңа иш булуына юанып, егет башы белән мәхлук сарыклар артыннан теркелди? Т.Әйди 7) Бушка вакыт уздыру, вакыт үткәрү. Ул бит синең белән юанып кына ташламаган, гомерлеккә тормыш юлдашы иткән, туасы баласының анасы итеп сине сайлаган. З.Кадыйрова. Чишмәләр салкынында, агачлар күләгәсендә рәхәт тә бит, хатыны юл кырыенда басып торганда, монда артык юанып та булмый. В.Гали 8) Берәр эшне артык озак эшләү, озакка сузу, мыштырдау. Юлда озаграк юанып, вакытында бушатырга соңарып, ул чакта Газинурның бер оя кортлары пештеләр. А.Хәсәнов Юанып алу Кыска вакыт, аз гына юану. Бала белән юанып алгач, күңеле бераз тынычланып киткәндәй булды, тынгысыз уйлар югалып торды. Н.Фәттах. --- фаҗигалы истәлекләрне барлап, үзеңнең исән калуыңа юанып аласың... М.Галиев Юанып йөрү Озак вакыт дәвамында, хәзерге вакытка кадәр юану. Моңарчы ирешелгән уңышлар белән мактанып, юанып йөрүдән туктарга вакыт. Ә.Еники. Күзен сирпеп бер исәнләшеп китсә, миңа ике-өч көнгә юанып йөрергә шунысы да җитә җитүен. М.Хуҗин Юанып калу Хәзерге вакытта бар булганына риза булып, канәгатьләнеп юану. --- [карт] тәмам зәһәрләнгән, нәрсә булса шул, дип бара һәм икеле-микеле җавап белән генә юанып калырга һич исәбе күренми иде. Ф.Хөсни Юанып кую Кинәт кенә, бераз юану. Ни борчылган булса да, Салиха апа: «Ярый әле өс-башлары сүз әйтерлек түгел, бөтенесе гөл кебек», – дип, бераз юанып куйды. М.Маликова Юанып тору Әлегә, вакытлыча юану; билгеле вакыт юану. Ярый әле юанып торырга балам бар, ул да булмаса, монда эчең пошып үләр идең. Г.Исхакый. Ачуым да килмәгәе, Лалә белән йөридер, дип юанып торсам, ул анда ишәк сугарып йөри. М.Фәйзи Юанып утыру сөйл. к. юанып тору. Яшемне санап, юанып утыра торганнардан түгелмен, эшсез бер генә сәгать тә торганым юк. Р.Баттал Юанып яту сөйл. к. юанып тору. Әлбәттә, бакчаны бер җайга салып җибәрсәк, әткәйгә юанып ятарга әйбәт нәрсә булыр иде. Ф.Яруллин |