ЮАНЛЫК и. 1) Йомры, түгәрәк әйбернең аркылы кисем үлчәме зурлыгы, диаметры. Бәхәскә китсә, [Фәйзелхак] алты метрга киселгән егермешәр сантиметр юанлыктагы бүрәнәләрне прицепка ялгызы төйи. Ю.Әминов. – Карагыз әле, бүрәнәләр төрле юанлыкта бит, тротуар тигез булсын өчен, аларны бертигез итәргә кирәк, – диде Мәмәлим. З.Мурсиев

2) Юан булу хәле. Юанлык һәм тазалыкка кызыкма син, тора-бара, шундый зифа чакларыңны ничек кайтарып алырга икән, дип хыялланырсың әле. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә