ЮАНАЮ ф. 1) Юан ( 1 мәгъ.) булып китү, юанга әйләнү. Ул [җен туе ясап, йөгертә-йөгертә үтеп киткән җил] тузына, кәгазь вә чүпләрне биеккә-биеккә бөтереп күтәрә, әле, еландай нечкәреп, тәмам югарыга ашкына, әле түбәнәеп, бөтенләй юанаеп, җир туздырып кайнаша. Ф.Яхин 2) Тулылану, симерү, тазару. Симереп, юанаеп, аякларын көчкә генә атлап йөргән мактанчык түрә һәм аның купшы йорты инде болай да саруны кайната башлаган иде. М.Галәү . Ул олыгайган, ләкин Исмәт кебек юанаймаган, апара корсак булмаган, изрәмәгән, нык, бирешергә уйламый әле. Г.Әпсәләмов 3) сөйл. Калынаю, бүселү. --- шактый юанайган букчаны Әгъләмнең аяк очына җайлап кына куйды. Л.Лерон 4) сөйл. Калынаю, түбән тембрлы булып китү. [Гудокның] Күп кычкыра торгач, тавышы да юанайган, карлыккан кебек. М.Гафури Юанаеп бару Акрынлап, аз-азлап юанаю. Ул чакта кычыткан чыпчыгы иде бит, ә монда – юанаеп барган ханым. Ш.Рәкыйпов Юанаеп бетү Тәмам, бик нык юанаю. --- урта бер җирдәге ачыклыкка утыртылган карлыган, крыжовник куаклары да күптән бер-берсенә тоташып, юанаеп беткәннәр иде. Ә.Еники. Гел итле токмач кына ашаганга, капка баганасыдай юанаеп беттең инде, Биктимер! И.Гази Юанаеп җитү Билгеле бер чиккә, дәрәҗәгә җитеп юанаю. Сыер тиресеннән теккән портфельгә ул, Шыплап-шыплап, кәгазьләрне гел тутырды. Юанаеп җиткәч, портфель бозаулады Һәм мөгезсез бер бюрократны тудырды... Ш.Галиев Юанаеп калу Билгеле бер сәбәптән яки вакыт узудан соң юанаю. Берничә ел эчендә картаеп, юанаеп калган Алмыш хан аягүрә басты. Н.Фәттах Юанаеп килү Акрынлап, аз-азлап юанаю. Кыска гына кара сакаллы, кысыграк күзле, бераз юанаеп килгән агайның өс-башы шәрык зыялыларыныкына охшаш, бик затлыдан. А.Хәсәнов Юанаеп китү Соңгы арада шактый, сизелерлек юанаю; кинәт кенә юанаю. Соңгы тапкыр күрешкәннән соң, Вафа ничектер юанаеп киткән, корсак үстергән, кызара-бүртә төшкән иде. М.Галәү Юанаеп тору Юан булып күренү. Кар сарган ботаклары күпереп, юанаеп торалар. Р.Кәрами Юаная бару Торган саен ныграк юанаю. Әмма табиблар күпме дәваласалар да, файдасы тимәгән: падишаһ аның саен юаная барган. Р.Вәлиев Юаная башлау Юанаюга таба үзгәрү. Генерал – юаная башлаган ир уртасы кеше. Г.Әпсәләмов Юаная төшү Аз гына юанаю; тагын да ныграк юанаю. Сандра яшьлегендәге кебек үк чибәр, тик бераз юаная төшкән иде. З.Мәхмүди |