ЮАНАЙТУ ф. 1) йөкл. юн. к. юанаю. Әгәр шул камышларны мең тапкыр юанайтсаң һәм мең тапкырлар озынайта алсаң, шушы бамбукка охшашлы үсемлек барлыкка килер иде. М.Юныс 2) Юан итеп күрсәтү, юанлык өстәү. Жабо, волан, баска, бөрмә, бөкләм ишеләр белән бик мавыкмагыз: болай да тулы матур төшләрегезне алар юанайтып күрсәтергә сәләтле. Сөембикә 3) диал. Көр итү, симертү. Табигать биргәнен ахырдан җайлап кире ала: сылу йөзләрне җыерчыклыга әверелдерә, нечкә билләрне юанайта, зөбәрҗәт тешләрне коя, буй-сынны бөкрәйтә, очкын күзләрне сүрәнәйтә. Г.Хөсәенов Юанайта бару Торган саен ныграк юанайту Юанайта төшү Аз гына юанайту; тагын да ныграк юанайту Юанайтып җибәрү Бераз юанайту; кинәт юанайту |