ЮАН с. 1) Аркылы кисем үлчәме зур булган, зур диаметрлы (түгәрәк, йомры әйберләр тур.). Мин белә башлаганнан бирле, безнең өебезгә генә орынып, юан кәүсәле шомырт агачы үсә. Н.Кәримова 2) Тулы, авыр гәүдәле, зур бәдәнле, тәнендә мае күп булган (кеше тур.). Хәзер инде ул саргылт чәчле, сипкелле, --- юан бер кызга әйләнгәндер. М.Галәү. Дөресен генә әйткәндә, аның --- юан һәм авыр гәүдәсенә, салмак кына хәрәкәтләренә бу кушамат ябышып та тора иде кебек. Н.Яһудин 3) Күпкән, күбенгән, кабарып торган. Юан корсаклы начальник һаман ашыкмый, кәгазен кулына тоткан килеш һаман әрле-бирле йөренә – нервыларны суыра. З.Мурсиев 4) сөйл. Калын, бүселеп торган. Ул култык астына затлы һәм юан күн папка кыстырган күзлекле егеткә өметле карашын төбәде. Ф.Җамалетдинова 5) сөйл. Калын, түбән тембрлы. Юан, куе, бәрхет тавышлы иде ул [Мохтар Мутин]. Р.Батулла ◊ Юан башы Нәрсәнең дә булса иң авыры, иң кыены, күбрәк зыянлы өлеше. Сәләмә җиләнле Әүхәди, гаепнең юан башы үзендә икәнлеген белгәнлектән, утка баскан песи төсле, йөкләр тирәсендә әйләнеп йөрде. К.Тинчурин. Юан башын күтәрү Эшнең авыррагын, мәшәкатьлерәк өлешен үз өстенә алу, башкару. Юан кесәле Күп акчалы. Кесәсе юанрак яшь байларны син безгә алып кил. Ш.Мөхәммәдев. Туймас нәфесле, юан кесәле абзыйлар[ның] төпсез кесәсенә акча агып кереп тора. Безнең гәҗит. Юан корсак эвф. Зур байлыкка ия кеше. Элек юан корсак Ләвәнти каршысында бу агайлар, бүрекләрен салып, бил бөгәләр иде. Менә шул ук кешеләр хәзер, бернидән дә курыкмыйча, аның кибетен җимереп керделәр. Г.Бәширов. Юанның сузылган, нечкәнең өзелгән чагы Бик киеренке, кысан, тормышның җае киткән чак, кризис вакыты. --- ул еллар – юанның сузылган, нечкәнең өзелгән вакыты иде, без җирне ташламадык, дип әйткәнмен икән, бу – авылны ташламадык, дигән сүз. Татарстан яшьләре |