ЮАЛЫК и. 1) Юа күп үсә торган урын. Юалык таптым, егетләр, бире килегез! Ә.Фәйзи

2) этн. Яшьләрнең ашарга яраклы кыргый үсемлекләрне бергәләшеп җыярга чыгуы белән бәйле язгы күмәк бәйрәм. Наҗия апа Борһанова мәгълүматларына караганда, Дәвеш авылы халкы июнь башында Колгына, Коштавыл һәм Кара Борнаш белән бергә Юалык җыенын бәйрәм иткән. Ф.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә