ЮА и. 1) бот. Амариллисчалар семьялыгыннан тамыр төбеннән чыккан яссы көпшә кыяклы, аштәмләткеч итеп тә файдаланыла торган сарымсак сыман тугай үсемлеге; кыргый суган; русчасы: дикий лук. Бу тәмдә барысы да бар иде: --- яланда печән чапканда кара икмәк белән ашалган юа тәме дә, сугышта окоп казыганда сулыш тыны белән авызга кереп тула торган дымлы ком-балчык тәме дә... Г.Гыйльманов. Әбисе әйтә иде, түзик, балалар, тау битендә юа, балтырган чыкса, ачка үлмәбез, дип. З.Кадыйрова

2) к. юалык ( 2 мәгъ.). Шулай, Юа җыены белән юанып, майның өч атнасы узып та киткән, ә дүртенче атнада инде Күҗәкә халкы Олы җыенга Пучы авылына юнәлгән. Л.Җамалетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә