ЭШЧЕ и. 1. 1) Җитештерүчән хезмәт белән профессиональ шөгыльләнүче кеше. Күптән түгел генә эшчеләр бистәсендә булган бер хәлне сөйли алам. А.Нәҗми

2) Урта яки югары һөнәри белеме булмаган, физик көч куеп эшләүче хезмәткәр. Авиаторлар бер йортта, геологлар – икенче, шартлатучылар, механизатор-бульдозеристлар, ялланып эшләүче гади эшчеләр – һәркайсы үз өйләрендә торалар икән. А.Хәсәнов

2. с. мәгъ. 1) Җитештерүчән, җитештерү өчен хезмәт иткән. Әйдүк, әйдүк, Мөнирҗан энем. Килеп бик яхшы иткәнсең, безгә кешеләр, эшче көч бик кирәк. Н.Әхмәдиев. Бинасын кузгата алмыйм, төзү материаллары да, эшче көчләр дә юк. М.Маликова

2) Җитештерү өлкәсендә хезмәт иткән; гади катлауга караган. Элекке вакытта эшче халыктан берәрсе генә булса да дачада торганны күргәнең бар идеме? Т.Гыйззәт. Гади эшче халыкның алай мәхәббәт куертып, аерылышып-кавышып йөрергә вакыты бик калмый аның, агай-эне... В.Нуруллин

3) Кайбер терминологик сүзтезмәләрдә бөҗәк берләшмәләрендәге аерым бер кортның вазифасын белдергән компонент. Ана корт булмаса, умарта таркала. Аннары умартада, эшче кортлар белән бергә, бала кортлар һәм пенсионер кортлар да бар. Һәрберсенә үз көченә карап эш бүлеп бирелгән. Ф.Яруллин. --- бер ояда бер буыннан булган өч төрле корт төркеме яши – ана корт, сорыкортлар һәм эшче кортлар. Ф.Бәйрәмова

Эшче кул к. эш кулы. Эшче куллар азаеп калганда, Мирвәли кебек корычтай нык эшчене комбинат җитәкчеләренең дә җибәрәсе килмәде... А.Гыйләҗев. Ул чакларда эшче куллар җитмәде микән, әллә башка сәбәпләре булгандырмы, әти үзенә кунних булып килердәй кеше таба алмый интекте. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә