ЭШЧӘНЛЕК и. 1) Эшчән булу сыйфаты; тырышлык, уңганлык. Өй тирәсендә бакча. Һәр төштә пөхтәлек, эшчәнлек сизелеп тора. Х.Камалов. --- үз прицепщигына ул нәкъ шул күзлектән – эшчәнлек, булдыклылык күзлегеннән карарга мәҗбүр булды, һәм ул шундук аңа үзенчә бәя дә бирде. Н.Фәттах 2) Нинди дә булса өлкәдә, тармакта алып барылган, берәр максатка юнәлдерелгән эшләр, гамәлләр. Легиондагы кораллы күтәрелеш – аларның җинаятьчел эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе... Г.Әпсәләмов. Г.Ибраһимовның, башка өлкәләрдәге эшчәнлеге шикелле үк, татар совет матбугатын төзү өлкәсендәге эшчәнлеге дә бай һәм күпкырлы. М.Хәсәнов 3) Нинди дә булса әгъзаларның үз функцияләрен үтәве. Кабакның йомшагы һәм төшләре --- ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч кибүләрне булдырмый. Мәйдан 4) Табигый көчләрнең хәрәкәткә килүе, табигать күренешләренең тәэсире. Донелли, Атлантиданы җир асты уты (вулканнар эшчәнлеге) харап иткән, дип исәпли ---. А.Тимергалин |