ЭШЧӘН с. 1. Эш яратучан, тырыш, уңган. Вәзыйх кебек грамоталы, эшчән, булдыклы кешенең ерактарак булуы хәерле. Ф.Садриев. --- аның арыган, эшчән куллары, гәүдә тотышы, утыруы --- карт крестьянның авыр, җитешсез тормыш кичерүен күрсәтә. И.Илялова 2. и. мәгъ. Эшче, хезмәт иясе. Богатырёв җитәкчелек эшендә дә сәхнә эшчәннәренә иң беренче чиратта нәрсә кирәклеген аңлый. Д.Гыймранова. Ул чакта ирешкән уңышлар өчен бирелгән рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре, гади эшчәннәргә, җитәкчеләргә бирелгән бүләкләр бихисап. Ә.Исхаков |