ЭШТИ и. рус сөйл. 1) Щи. Югыйсә ашаганнары юклы-барлы ризык түгел: шулпалары да төрле-төрле (әчегән кәбестә эштие сирәк бирелә), икенчегә итле токмач, ботка яки балык белән бәрәңге ---. Р.Кәрами

2) диал. Гомумән шулпалы аш. Теге егет беткәнче явыз булып чыкты, кибет янында тагын беркөнне әйтә салды: – Нихәл, суынган эшти эчеңә килешәме? М.Мәһдиев. Ул көнне безне борчак эштие белән сыйладылар. Р.Батулла

Эштие суыну Бирешү, рәте китү. – Эштиең суынса да, күзең комсыз икән, – диде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә