ЭШСӨЯР с. 1. Уңган, эш яратучан. Әйе, бездә сәләтле, хәтта талантлы, эшсөяр каләм ияләре аз түгел. Р.Вәлиев. Аннары алар буяучы-сылаучы эшсөяр кызлар янына сугылдылар. Р.Кәрами

2. и. мәгъ. Эшчән кеше. Шәле халкы – олысы-кечесе, сәнәк белән казып, көн саен 18 әр гектар бәрәңге алып барды. Аларга һәр көнне акча түләдек. Мондый эшсөярләргә акча жәл түгел. Г.Ахунов. Тарих, «татар бар җирдә хәтәр бар» дип, татар халкының кискен, дуамалрак, көчле холкына гына ишарә итмәгән, ә бәлки аның эшсөярлеген, туган җирен яратуын да --- билгеләгән. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә