ЭШСЕЗЛЕК и. 1) Хезмәткә сәләтле кешеләрнең билгеле бер өлеше халык хуҗалыгында үзенең белем дәрәҗәсенә, хезмәт күнегүенә яраклы эш таба алмаудан гыйбарәт социаль-икътисади күренеш. Дәүләт органнары каршында шулай ук эшсезлекне бетерү дә төп бурычларның берсе булып тора. М.Мәһдиев. Дөнья финанс кризисы сәбәпле, халыкның тормышы авырлаша баруы, --- эшсезлекнең артуы, әлбәттә, Русия җитәкчелегенә файдага түгел. Г.Галәметдин 2) Эшләмичә тик йөрү, тик яту; ялкаулык. Кеше өчен зур җәза – ялгыз калу белән эшсезлек бит. Ф.Яруллин. Миндә дә бу арада ялдан, эшсезлектән туюга охшаган нәрсә сизелә башлады. М.Вәлиев |