ЭШСЕЗ с. 1. 1) Даими эш урыны һәм эш хакы булмаган. Сингапурда рәсми рәвештә исәпкә алынган кырык мең эшсез кеше бар ---. Р.Мостафин. Хезмәт биржасына барып, эшсез кеше дәрәҗәсендә регистрацияләнергә булдым. М.Сәлимов 2) Эшләми, тик йөри торган; эшкә ихлассыз, иренә торган, ялкау. Эшле кеше эш арттырыр, эшсез кеше эш калдырыр. Мәкаль . Ә без, эше барның ашы бар, дибез. Гомумән, бәндә туганыннан алып үлгән көненә кадәр эшләргә тиеш. Чөнки эшсез кеше – кирәксез кеше. З.Мурсиев 2. и. мәгъ. 1) Даими эш урыны һәм эш хакы булмаган кеше. Пенсионерларга пенсия түләргә, эшсезләргә пособие бирергә, картлар йортларын һәм больницаларны тотарга – барысына акча кирәк. Ф.Яруллин. Баюның иң туры юлы – бюджет акчасына оешкан берәр фондны кулга төшерү: әйтик, белем фонды, иҗтимагый страховка фонды, эшсезләр белән шөгыльләнү фонды... Т.Галиуллин 2) Иренчәк, эшкә ихласы булмаган, ялкау кеше. [Элек] татар йортларында музыка-фәлән дигән шикелле нәрсәләр белән шөгыльләнү дә, иң кимендә, эшсезләр эше хисаплана. Ф.Әмирхан. Аның өчен көнбагыш ярып, ишек төбендәге эшсезләр белән гайбәт сатып утыру күпкә рәхәтрәк иде. Э.Шәрифуллина 3. рәв. мәгъ. 1) Даими эштән мәхрүм, эше булмаган килеш. Илне хәерчелеккә батырдылар, миллионнарны эшсез калдырдылар, бер телем икмәкләрен тартып алдылар. А.Алиш 2) Эшкә йөрмичә, даими эш эшләмичә. Һәм шунда Русия армиясеннән демобилизацияләнеп, бөтен ил буена эшсез яткан офицерларны яңа төзелеп маташкан Кызыл Армиягә мобилизация ясап җыярга тәкъдим итә. З.Зәйнуллин 3) Берни эшләмичә, тик; ялкауланып. Юк, ди, мин эшсез тора алмыйм, мин көн саен нидер эшләргә тиешмен, ди. Г.Әпсәләмов. Бер минут та эшсез торырга өйрәнмәгән хатын, үзенә урын таба алмыйча, рәшәткәле тәрәзәдән тышкы дөньяны күзәтте. Р.Хәбибуллина |