ЭШМӘКӘР и. 1) Эшчән, уңган кеше. Эшмәкәрне мал басар, эшлексезне йокы басар. Әйтем 2) Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, кәсәбәче. 1868 елда заводны күренекле инженер һәм эшмәкәр Н.И. Путилов сатып ала. Г.Ибраһимов. Ничек инде мин үземнең, фирмамның бик күп серләрен белгән һәм ун елга якын үзем үстергән кешене ансат кына икенче эшмәкәргә тоттырып җибәрим ди, ә?! Г.Галиева |