ЭШЛИЯ и. рус 1) Ат дирбиясенең ике башы камытка беркетелгән каештан гыйбарәт, атның янтыкларыннан, койрык астыннан үтеп, туктаганда яки таудан төшкәндә арбаның, йөкнең авырлыгын тигез төшерер өчен хезмәт итә торган бер предметы. Атларны бик көязләп җиккәннәр: ялларына ал, кызыл тасмалар үрелгән, калын кара дугада куш кыңгырау, тәңкәле йөгән, тәңкәле эшлия, эшлиянең каеш чуклары ике яктан асылынып тора. Ә.Еники. Мәзәк хәл инде: якынрак килгән саен, эшлия затлырак булып күренде. Иһи, бигрәк матур икән ләбаса моның каешлары! К.Миңлебаев

2) Камытсыз җиккәндә камытны алмаштыра торган киң каеш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә