ЭШЛЕКЛЕЛЕК и. Эшлекле 1. ( 2 мәгъ.) булу сыйфаты. Кыска бишмәте өстенә ак киндер алъяпкыч япкан --- бу крестьянның эче тулы яхшылык: сабыр холык, ятим балага игътибар, эшлеклелек, хатын сүзенә артык каршы килмичә генә, «ир – баш, хатын – муен» мәкален тормышта раслаучы бер ир. М.Мәһдиев. Аларның икесенә дә кыюлык һәм эшлеклелек хас, икесе дә төрле каршылыкларны җиңеп, авылның тормыш хәлен яхшырту өчен тырышалар. М.Вәлиев |