ЭШЛЕКЛЕЛӘНҮ ф. Эшлеклелек күрсәтү; эшлеклегә әйләнү. Маклерлар мәш килә, бик эшлеклеләнеп, атның тешен кар[ыйлар]. М.Галәү. Беренче тапкыр кызкай, --- миңа теге кирәк, бу кирәк, дип эшлеклеләнеп складка алып кергәндә, үземне эрерәк тотарга тырышкан идем. Л.Таналин Эшлеклеләнә бару Торган саен ныграк эшлеклеләнү Эшлеклеләнеп китү Билгеле вакыттан башлап сизелерлек эшлеклеләнү. Эчүдән туктагач бик эшлеклеләнеп китте ул. Х.Камалов. Озак та үтми, Кәримовның үзе белән дә нидер булды, ул боегып калды, аннары берара бик тә эшлеклеләнеп китте. Ф.Яхин |