ЭШЛЕКЛЕ с. 1. 1) Гамәли әһәмияткә ия булган, мәсьәләнең практик чишелешенә, асылына кагылышлы. Капиталь ремонт турында сүз барганда, барысы да акыллы, принципиаль һәм эшлекле чыгышлар ясадылар ---. Г.Әпсәләмов. Очрашулар вакытында театрларыбызның бүгенге хәле һәм аны яхшырту турында эшлекле сөйләшүләр булды. Ю.Сафиуллин. Дәүләт Советының әле узган елның май аенда ук чыгарылган бер карарында бик эшлекле тәкъдимнәр бар иде. Р.Миңнуллин

2) Белдекле, эштә тәҗрибәле. Миңа тагын әтием әйткән була, авыл егетләре эчкерсез була, эшлекле була, ди. М.Мәһдиев . --- яңа дәвер кешесе нәкъ менә Фәнил кебек булырга тиештер: акыллы, эшлекле, техниканы яхшы белүче. Р.Габделхакова

3) Күңел биреп, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшләмичә, тырышкан булып кыланган. Балкыш --- узып барышлый гына: «Культура бүлегеннән ашыгыч йомыш белән җибәрделәр», – дип мыгырдап, эшлекле адымнар белән эчкә узды. М.Маликова

2. и. мәгъ. тарт. форм. Иҗтимагый эшчәнлекнең берәр өлкәсендә үзен күрсәткән кеше . Теге чакта астыртын елмаеп, --- аны озатып калган көнчеләрнең күбесе тымызык күлдәге кортлар кебек үрчегәннәр иде: берәүләр профессор, доцент булып беткән, --- җылы урыннарга хуҗа булган. Кая карама – атказанган фән эшлеклесе, лауреат та дипломант. А.Гыйләҗев . – Моның авторы, – диде ул, – безнең арада утыра: безнең җәмгыятьнең 1942 елдан бирле актив эшлеклесе, күренекле язучы, скульптор, художник Мапалагама Випуласара. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә