ЭШЛӘ’Ү ф. 1) Нинди дә булса эш башкару, эш белән шөгыльләнү, эшчәнлек күрсәтү. Килен, син кайта дип, көн-төн бакчада эшләде, аны җимеш агачлары белән тутырды, чәчәкләр үстерде. Г.Ибраһимов. Көне буе кырда эшләгәннән соң, Саматны трактор белән ферма маллары өчен болыннан печән тарттырырга җибәрделәр. А.Фәләх 2) Кайда да булса хезмәт итү, билгеле эш белән дәвамлы шөгыльләнү. Казан медицина институтын тәмамлагач, башта авыл хастаханәләрендә, аннары Казанда эшләде. Г.Әпсәләмов. Әтисе – кандидат, әнисе дә институтта эшли. А.Тимергалин 3) Берәр хезмәт урынында булу, нинди дә булса вазифа үтәү, кемнең дә булса хезмәтен башкару. Үзем яслегә эшкә кердем: мөдирә булып эшлим. А.Алиш. Сәлимгәрәевич --- урман хуҗалыгында өлкән техник булып эшли икән. А.Хәлим 4) Нәрсә дә булса ясау, әзерләү, чыгару, җитештерү, продукция бирү . --- үзен саф, пакь җанлы итеп кабул иткән авыл үзе, --- сырлап-матурлап эшләгән һәр бизәге хәзер аннан йөз чөергән, өметен өзгән, читләшкән кебек. А.Вергазов. Без Татарстанга күчкәч, хәрби вәкилләр без эшләгән хәрби продукцияне кабул итми интектерделәр. Р.Юныс 5) Берәр максат өчен яраклы хәлгә китерү, киләчәктә куллана, файдалана алырлык итү; эшкәртү. Булган кадәр җирен, чит кеше ярдәменнән башка, семьясы белән үзе эшләп бетерә. М.Гали. Май ялларында сөрдереп, бәрәңгесен утыртып, түтәлләр эшләп, язгы эшләрне тәмамлап куярга иде. Бөгелмә таңнары 6) Хезмәт процессында корал, ярдәмче көч кулланып эш башкару. Мин сугышка кадәр колхозда ат белән эшләдем – җир сөрдем, иген үстердем. М.Мәһдиев. Өй эшен биргәндә, укытучы укучыларның --- сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота. А.Галиуллина 7) Гәүдәнең берәр өлеше хәрәкәт итү; эшне гәүдәнең берәр өлеше башкару. [Тимернең] бер генә кулы эшләгән. М.Җәлил . Тизлек җыйганнан соң, алар аяклары белән эшләүдән туктыйлар, ә велосипед инерция буенча хәрәкәтен дәвам итә. Мәйдан 8) Хәрәкәттә булу, хәрәкәт итү (механизм, агрегат, җайланма һ.б.ш. тур.). Ток өзелгәч, мотор эшләүдән туктады. Н.Хәсәнов. Трактор эшләп тора-тора да, калтыранып, урыныннан кузгала. Н.Каштанов 9) Теге яки бу ысул белән, теге яки бу җайланма, материал, чимал һ.б.ш. ярдәмендә хәрәкәткә китерелү. Карагыз, менә ул минем машинам! --- Нефть белән эшли. Р.Вәлиев. Без газ белән эшли торган техника җитештерәбез. Шәһри Казан 10) Нәрсә дә булса барлыкка китерү, иҗат итү, камилләштерү яки өйрәнү. Бездә хәзер композитор белән авторның берләшеп, бер проблема өстендә эшләп, бергә оперетта тудыру гадәтен тәҗрибәгә кертергә кирәк. М.Җәлил. Сөембикәгә багышланган әсәр өстендә эшләгәндә, Р.Батулла бик катлаулы, шул ук вакытта һичшиксез дөрес юл сайлаган. Ф.Урманче. Шәүкәт Таип улы --- диссертация өстендә эшләгән дәвердә генә дә диссертация темасына кагылышы булмаган унлап фәнни хезмәт бастырып чыгара. Фән һәм тел 11) Оештыру, үткәрү, ясау. Тотабыз да туй эшлибез. Г.Коләхмәтов 12) Кемгә дә булса хезмәт күрсәтү, кемнең дә булса файдасына хезмәт итү. Элек атаң, мескенем, байга эшләп көн күрде ---. А.Алиш. Ат җигеп үз файдасына эшләп йөргәнен ачарга кирәк! Ә.Галиев. Хәзер хөкүмәткә эшләми, кеше кесәсен калынайта. В.Гали 13) Кемгә дә карата билгеле гамәл кылу, билгеле мөнәсәбәттә булу; кылу, итү. Назыйм энем, син кешеләргә изгелек кыл. Инде алар синең яхшылыгыңны аңламаслар дип шикләнсәң дә, барыбер изгелек эшлә үзләренә. М.Хуҗин. Әшәкелек эшлим дип, яхшылык эшләп куйганмын икән үзенә, каһәр. З.Мәхмүди 14) Үз-үзен тоту, билгеле рәвештә гамәл кылу. Үзе өчен иң якын кешесенең һәлакәтен тизләтә. Шуңа гаепле ул хатын, һәм мин аңа кычкырып дөрес эшләдем. Ул шуңа лаек иде. А.Вергазов 15) Хезмәт итеп табу, кулга төшерү, алу. Шахматистлар – башлары, скрипкачылар бармаклары белән эшләгән акчаны нигә миңа башка әгъзам белән эшләмәскә? А.Хәсәнов. Сату иткән, дип инде, үз бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне сатып, ипилек-тозлык эшләгән. Акчарлак 16) Гамәлдә, файдалануда булу; ачык булу. Теләсә нәрсә әйтегез, ә завод эшли, элеккегә караганда өч тапкырга артык продукция чыгара, ассортимент күзгә күренеп артты. Р.Вәлиев. «Без кичке сәгать алтыда киләбез, --- ашарга әзерләгез, без кайтканда ресторан эшләми, зинһар, кулыгыздан килгәнчә ярдәм итегез инде!» – дип ялынасың. Ә.Шакиров 17) Кем белән дә булса бәйләнеше булу, системалы рәвештә шулар белән эш итү. Иң мөһиме һәм иң куанычлысы шул: Казан университеты миңа яшь буын – студентлар белән эшләү, аларга булдыра алган кадәр белем-тәрбия бирү мөмкинчелеге тудырды. Х.Миңнегулов. Гомер буе ятим балалар белән эшләп тә бу кадәр аптыраганым юк иде... Г.Гыйльманов ◊ Эшләмәгән эше юк, кинәндергән төше юк Бар эшкә дә керешеп, берсен дә юньләп эшләмәүче турында. [Гыймран:] Мин колхозчыларга хезмәт күрсәтәм. Кемдә радио-телевизор ватыла, кемдә газ көйсезләнә... [Гаделша:] Эшләмәгән эше юк, кинәндергән төше юк. Х.Вахит. Эшләп түгел, кешнәп ярау Куштанлык, ялагайлык белән ярау. Кәшшаф элек Президент тирәсендә йөрүчеләрне өнәп бетерми иде, эшләп түгел, кешнәп яраучы ялагайлар, интриганнар, юмагай тел белән куштанлык аркасында югарыга үрмәләгән бушкуыклар, дип саный иде. М.Әмирханов Эшләп алу Тиз генә, кыска вакыт арасында эшләү. Быел укырга керергә соңга калдың инде, киләсе ел өчен әзерләнә башларсың... Кышын эшләп алсаң да була, ничә тапкыр мәктәпкә чакыра килделәр бит... Ф.Бәйрәмова. Соңгы елларда Ч.Мусин Ижауда басыла торган «Яңарыш» газетасында актив катнаша. Биш ел редакциядә дә эшләп алды. Казан утлары Эшләп ату сөйл. Уйламыйча, кызулык яки ялгышлык белән эшләү; тиз-тиз яки аннан-моннан эшләү. Бөтенесен шаккатырып, кызыктырып, Берәр әкәмәт эшләп атасы килә! Ш.Галиев. Нургаяз --- бераз тынычланмаммы дип, өйләрендә әллә нихәтле эш эшләп атты. М.Миншин Эшләп бетерү Ахырына кадәр эшләү. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары – сыерчыклар килделәр. А.Алиш. Дәрестә кушылганны тиз-тиз генә эшләп бетерәм дә, ни эшләргә белми аптырап, Фатыйма апага: – Апа, мин сез кушканны эшләп бетердем, өстәмә эш бирегез әле миңа, – дим. Ш.Җиһангирова Эшләп җибәрү Тиз арада яки кинәттән эшләү; эшли башлау. Ул, кайбер вакыт, ирләр гадәтен онытып, хатыннарча эшләп җибәрә иде. Г.Ибраһимов. Мотор яман үкереп эшләп җибәрде. А.Вергазов Эшләп җиткерү Тиешенчә, кирәгенчә эшләү . Башы да эшләп җиткерми бит аның шундый чакта: өйгә сугылып, ау чаңгысын элеп кенә килергә булган да бит. Р.Мөхәммәдиев. Ильминскийлар эшләп җиткерә алмаганны эшләп бетерү була инде бу. Р.Юныс Эшләп йөрү Шактый вакыт эшләү. Айлар, еллар буе сүз тыңлап, бер карышусыз эшләп йөргән егеткә кем базып сүз әйтә алыр?! А.Гыйләҗев. Әхәт дустым --- ут чыгарып эшләп йөри. А.Хәсәнов Эшләп калу Эшләргә өлгерү. --- бу эшне җир юеш вакытта, ашлама җиргә күп дигәндә ике-өч көн эчендә сеңеп бетәрлек чакта эшләп калырга кирәк. В.Нуруллин. Яшь чакта эшләп кал. Әллә зур эшләр башкарырсың әле, күренеп тора. М.Маликова Эшләп карау Сынау өчен эшләү. Төзелештә төрлесен эшләп карадым, авыр вакытлары да, күңелле чаклары да җитәрлек булды. Г.Шәйхи. – Бетермә, әнисе, үзеңне. Һәркем үз ялгышы аркылы дөреслеккә килә. Берәр ел заводта эшләп карасын, күз күрер тагын, – диде. Гөлшәһидә Эшләп килү Күптәннән, элек-электән эшләү; эзлекле рәвештә эшләү. Т.Миңнуллин балалар өчен драма әсәрләре язу өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә. А.Әхмәдуллин. Сугыш елларыннан ук эшләп килгән ферма мөдире – Гөлбагар исемле, инде олыгаеп барган, бик үзсүзле бер хатын бар иде. В.Нуруллин Эшләп китү к. эшли башлау. Таһир --- Түбән Камада эшкә урнашты, әйбәт кенә эшләп китте. Г.Гыйльманов. Аккумуляторы яңадырмы, суынып майлары куерса да, двигатель тиз кабынды, --- күңелле гөрелте белән эшләп китте... К.Кәримов Эшләп кую Алдан эшләү; бик тиз эшләп бетерү. Өйдә эшләргә биреп җибәргән мәсьәләләрне генә түгел, киләсе дәрестә эшләргә тиешлеләрен дә эшләп куям. В.Нуруллин. Җебеп торганны бер дә яратмый, ни кушсаң, шуны ялт итеп эшләп куя, әткәсенең кул арасына керә башлавына Мостафаның үзенә караганда ныграк та сөенә бугай әле. Ф.Сафин Эшләп ташлау сөйл. к. эшләп ату . Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр, я берәр ахмаклык эшләп ташларсың. Н.Әхмәдиев. Бер-бер хата эшләп ташламагаем дип, үземне башлап сүз катарга авыз ачудан тыеп утырам. А.Хәсәнов Эшләп тору Гел, бертуктаусыз эшләү; сөйләү моментында эшләү. Бертуктамый эшләп торырга адәм машина түгел ул. А.Алиш. Хәзер ул вакыт-вакыт эшләп торган җиреннән туктап кала да уйга чумган кебек була иде. А.Тимергалин Эшләп утыру сөйл. к. эшләп тору. Бүлмәнең түрендә аклы-каралы телевизор эшләп утыра икән. М.Маликова Эшләп чыгу Барысын да, баштан ахыргача эшләү. Шулай итеп, бабай-әби йортында кияү йола кушканча эшләргә тиеш кара эшләрнең барысын да эшләп чыкты. Н.Фәттах. Әйбәт итеп эшләп чыксагыз, сез бизәгән базар авылыбызның үзәк урынына, барыбызның да күркенә әйләнәчәк... А.Вергазов Эшләп яту сөйл. к. эшләп тору. Болар, дим, үзләре бик тырышлар, дим. Көн дими, төн дими, җәй, кыш дими, туктаусыз эшләп яталар. Г.Ибраһимов. Күпме чакырды бит аны дусты, әнә гөрләп эшләп ята хәзер. Г.Галиева Эшли бару Эзлекле рәвештә, рәттән барысын да эшләү. Һәр әйткәнне җиренә җиткереп эшли бара торган укытучылар югалып калды ---. Кызыл таң Эшли башлау Эшләргә тотыну. Укмаста бәйрәмгә үзләренең электр станциясе эшли башлаячак, дип сөйләгәннәр иде ---. В.Нуруллин. Марат алар авылында эшли башлаган елны да көз шулай җылы, матур килгән иде. А.Хәйретдинова Эшли бирү Бернәрсәгә карамастан эшләвен дәвам итү. Галимнең куллары күшекте, ләкин ул, авызына тулган тозлы суны төкерә-төкерә, һаман эшли бирде. Г.Әпсәләмов. Атлар, ара-тирә пошкыргалап алып, үз эшләрен күндәм генә эшли бирә – чакрым артлы чакрым артта кала. З.Мурсиев Эшли тору Башка эш-гамәл барышында эшләү; һаман эшләү. Ә ул: – Качма миннән, кызыкай, мин барыбер синең тәмле җимешеңне ашаудан туктамаячакмын, – диде һәм, аулаграк урында очраткан саен, этлеген эшли торды. Ф.Яруллин Эшли төшү Тагын бераз эшләү. Кайбер формулаларны тагын эшли төшәргә кирәк. Һ.Такташ |