ЭШЛӘПӘ и. нем. 1) Кырыйлары читкә чыгып торган баш киеме . Юань Шикай хәзерләнеп тәмам булды. Киң кырпулы зур эшләпәсен киде. Г.Камал . Яныннан узып баручы ак күлмәкле, салам эшләпәле марҗа хатыны аңа сәлам бирде. Ф.Яхин 2) Озынча сабы, аягы, көпшәсе һ.б.ш. булган берәр нәрсәнең өске, киңәеп килә торган өлеше. Урман кырыендагы куаклар астыннан аңа кып-кызыл бөрлегәннәр, зур эшләпәсе белән битен каплап үлән астына поскан гөмбәләр карап кала. Г.Бәширов. Хатын, әллә эчке бер ярсу, әллә бер дәрт белән, чүкечен кадак эшләпәсенә төшерде ---. Сөембикә 3) күч. кимс. Юньсез, булдыксыз; йомшак, беркатлы кеше. Әй син, Имрәй, эшләпә, саташтың мәллә, тукта. Ш.Камал |