ЭШЛӘНМӘ и. 1) Җитештерү процессының нәтиҗәсе, ясалган әйбер. Ул, зур төгәллеккә ирешә алган хәзерлекле эшче, менә күп еллар буена инде бер детальне – шасси штокларын ясый. Бу – зур һәм авыр да эшләнмә, аны станокка да махсус кран белән күтәреп куялар. Р.Фәизов. --- бу авылның ике егете бу урында берничә бронза эшләнмә таба. Р.Садриев 2) Билгеле предприятиедә яки тармакта җитештерелергә тиешле яки җитештерелгән предмет яки предметлар җыелмасы. Әзер эшләнмәләр цехы |