ЭШКУАР и. 1) Сәүдә, коммерция эшләре белән шөгыльләнүче, бизнесмен. XX гасырга кергәндә, татар халкы милләт буларак өлгереп җиткән иде, аның иҗтимагый тормыштагы барлык өлкәләрдә дә эш итәрлек зыялылары, булдыклы эшкуарлары --- бар иде. М.Хәсәнов. Чын байлыкны әле синең күргәнең юк шул. Аны син түгел, шактый зур табышлы эшкуар булсам да, минем дә күргәнем юк әле. Г.Галиева

2) кимс. Һәрнәрсәдән үзенә табыш, файда эзләп йөрүче; байлык артыннан куучы, малкуар. --- дәүләтнең болай да саегып калган кесәсеннән миллиард сумнар астыртын сәүдә итүче «эшкуарлар» кулына агыла башлады. Д.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә