ЭШКӘРТҮ ф. 1) Булган әйберне тиешле формага китерү, берәр үзлек, сыйфат бирү. Икенче бүрәнәне, җирдә ятканын, тимерче Саттар эшкәртә. М.Яһудин. Ә Килмешәкне авылның шифаханәсенә алып кайтып яткыралар. Тиздән җәрәхәтен эшкәртәләр, ябыштыралар. К.Җәмит 2) махс. Берәр әйбердә кирәкле үзенчәлекләрне, сыйфатларны булдырыр өчен, аңа нәрсә белән дә булса тәэсир итү. Тире эшкәртү заводы салдырсаң, халыктан чи тире җыеп, шуны заводыңда иләтәсең дә базарга чыгарып сата бирәсең... М.Галәү. Генерал салкын кан белән аңлату юлына басты: – Алтынны табу гына җитми, аны эшкәртә белергә дә кирәк, майор. С.Поварисов 3) Чәчү, утырту өчен әзерләү. Ә җирне без сабанга үгезләр җигеп сөрәбез, сабан керә алмаган урыннарны исә китмәннәр белән эшкәртәбез. М.Галәү. Әти, әни, конкрет эшкә күчик: инде яз җитте, сезнең бакчаны эшкәртәсегез бардыр. М.Мәһдиев 4) Киләчәктә куллана, файдалана алырлык хәлгә китерү; нәрсәне дә булса билгеле бер тәртипкә салу, кагыйдә-нормаларга туры китерү. Хезмәттәшләребезгә сер түгел: --- четереклерәк сәяси-публицистик материалларның байтагын басарга әзерләү эшен аңа йөклибез. Дөресен әйткәндә, бәгъзеләрнең андый мәкаләләрне эшкәртергә теше үтми ---. Р.Фәйзуллин. Шулай ук язмыш эшедер инде: яшь композитор иҗат эшчәнлеген халык җырларын эшкәртүдән башлый. Н.Гамбәр 5) Камилрәк, төзегрәк, аһәңлерәк итү, камилләштерү, төгәлләү. --- театрның дирекциясе, либреттоның телен эшкәртү өчен, Сәетов иптәшкә махсус әдәби редактор беркетергә мәҗбүр булды. М.Җәлил 6) күч. сөйл. Кемне дә булса орышып, тәнкыйтьләп, берәр эшкә мәҗбүр итү. Бүлек җитәкчесе шактый вакыт эшкәрткәннән соң гына, Альбина эшкә йөри башлады 7) күч. гади с. Кыйнау, тукмау. Әләк ташып йөргән өчен, Илмираны бераз эшкәртсәң начар булмас иде Эшкәртә бару Акрынлап, азазлап эшкәртү; булган берсен эзлекле рәвештә эшкәртү. Икенче мөһим әйбер – басудан кайткан ашлыкны вакытында эшкәртә бару, амбарларга урнаштыру. Мәдәни җомга. --- пешкән җимешләрне --- җыеп эшкәртә барырга кирәк. Кәеф ничек? Эшкәртә башлау Эшкәртергә тотыну. Алар бу территориядә беренчеләрдән булып, җирне ат ярдәмендә тимер сукалар белән эшкәртә башлыйлар ---. О.Хисамов. Татарстанда 1943 елда ук нефть ятмаларын эшкәртә башлаганнар. Р.Зарипов Эшкәртә тору Һәрвакыт, әледән-әле эшкәртү; булган берен эшкәртү. Аларга, сабан, үгезләрне вакытында кайтарып җиткереп булмаса дип, чәчүлек җирне китмәннәр белән эшкәртә торырга кушылды. М.Галәү. Казларны йолка тордылар, ә Фаина Арысланова аларның эчләрен эшкәртә торды. Яңарыш Эшкәртә төшү Тагы да ныграк эшкәртү; аз гына эшкәртү Эшкәртеп алу Тиз генә эшкәртү. Ташучылар йөкләрен бушатып китү белән, Раил Хафизов белән Наиз Фатыйхов яшел массаны тиз генә махсус сыекча белән эшкәртеп алалар. Кызыл таң Эшкәртеп бетерү Барысын да эшкәртү; тәмам, ахырга кадәр, беткәнче эшкәртү. Икмәкнең ишелеп уңган елы, элеватор эшкәртеп бетерә алмый, ишегалдында сары гәрәбә тавы – бодай көшеле барлыкка килә. М.Мәһдиев. Ул синең болын җир. Аны ничек эшкәртеп бетерим мин, ә? Ф.Садриев Эшкәртеп җиткерү Кирәгенчә, тиешле дәрәҗәдә эшкәртү. Сука тигез итеп эшкәртеп җиткерә алмаган участокларда культиватор таккан Степанов Василий һәм Анисимов Мефодий агрегатлары эшли ---. Р.Зарипов. Җырларын тәмам эшкәртеп җиткергәнче, композитор һәрвакыт алар белән киңәшә. Ватаным Татарстан Эшкәртеп йөрү Озак вакыт дәвамында эшкәртү; шушы араларда эшкәртү белән мәшгуль булу. Сталин турында көфер сүзне беренче тапкыр мин Казахстанда чирәм җирләр эшкәртеп йөргәндә ишеттем. Татарстан яшьләре Эшкәртеп калу Эшкәртергә өлгерү. Уңай табигать шартларын оста файдаланып, игенчеләребез --- җирләрне көздән үк эшкәртеп кала алды. Ватаным Татарстан Эшкәртеп карау Сынау-тикшерү өчен эшкәртү; эшкәртергә омтылу. Нәҗметдин хаҗи әүвәл чат саен тулып яткан болан тиреләрен җыеп, эшкәртеп карады ---. В.Имамов. Бер үк сорттагы бөртекне төрле алымнар кулланып эшкәртеп карыйлар. Ватаным Татарстан Эшкәртеп килү Күптәннән, әллә кайчаннан бирле даими эшкәртү. --- авторның гомере буена туктаусыз эшкәртеп килгән «Миллият сүзлеге» исә Адлер Тимергалин иҗатының нәкъ менә икенче юнәлеше, ягъни фәнни эшчәнлегенең бер тармагы булып тора. Р.Рахмани Эшкәртеп кую Алдан эшкәртү . Соңгы шигырьләрең дә әйбәт кенә. Бер җидесен эшкәртеп куйдым. Ф.Яруллин. Бәрәңгедән алда чүбе баш төртә, бу бәладән котылыйк дип, --- җирне кабат эшкәртеп куябыз. Шәһри Казан Эшкәртеп ташлау сөйл. Тиз генә эшкәртү; кызулык, ялгышлык белән яки аннан-моннан эшкәртү. Соңыннан белдем: хуҗа кеше алмагачын химикатлар белән катырак эшкәртеп ташлаган икән. Татарстан яшьләре Эшкәртеп тору Һәрвакыт, гел эшкәртү; хәзер эшкәртү. Җимеш, яшелчә бакчасы --- теләсә кайда карап, күзәтеп торуны, эшкәртеп торуны таләп итә. Н.Фәттах. Санитар таләпләрне үтәп, подъездны тычканнардан, тараканнардан даими эшкәртеп торабыз. Шәһри Казан Эшкәртеп чыгу Һәрберсен берәмберәм эшкәртү, барысын да эшкәртү. Еллар үткәч, әлеге истәлекләрне карап-эшкәртеп чыктым. Р.Мостафин . Безнең Җәгъфәр Латыйпович, чөгендерне бер кат тулысынча эшкәртеп чыктык, дип, обкомга рапорт бирде инде бүген ---. М.Маликова Эшкәртеп яту сөйл. к. эшкәртеп тору. Ә мине сигез чакрымнан, хатыным, сабый балам белән колхоз чөгендерен эшкәртеп ятканда, сезнең бүлек мөдирегез килеп алды. Ф.Садриев. Хәзер мин, Мирзәкәй абый, халык җырларын эшкәртеп ятам. Л.Лерон |