Э’Ш ИТҮ ф. 1) Эш йөртү, гамәл кылу; башкару, үтәү. --- гомуми агымга, шау-шуга ышанып, гадәттә уйлап эш итүчән, нәзберек каләмле М.Максудның да «Җидегәнчелек» дигән оешманың чыннан да яшәп килүенә инанганлыгына шикләнмәскә мөмкин. Ф.Галимуллин. Хәер, үзен күзәтергә алынучылар булса, аларның үзеннән мең кат хәйләкәррәк эш итәсен ул бик яхшы белә иде. Р.Мирхәйдәров

2) Эшләп бетерү; уңышлы тәмамлау. Романны эш итеп чыгару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә