ЭШЕРҮ ф. гади с. 1) Нәрсәне дә булса, этеп, берәр якка шудыру, күчерү, күчереп кую, бер читкә этәрү. Нәҗип --- аягын салганда, туфлиләренең җимерек борыннарын, сүтелгән җепләрен абайлап, күз күрмәс төшкәрәк – эчкә эшерде. А.Гыйләҗев. Вәли, башындагы кепкасын артка эшереп, пеләшен ялтыратты. Н.Хәсәнов 2) Эшергеч белән бикләү өчен, аны шудырып кую. Эшергечне эшерү 3) күч. Куу, тузгыту, пыранлату. Югыйсә бит иртәгә эш көне, бәйрәм итми калуың да бар. Әле бүген белдем: мине «Совет әдәбияты» редакция коллегиясеннән эшереп чыгарганнар икән. Г.Бәширов 4) күч. Кирәген бирү, ачулану, тиргәү. Ичмасам, миңа үч итеп, идарәгә сайлап куялар, утырыш саен аягүрә басып: «Элек болай иде, элек тегеләй иде», – дип, мозгамны эшерә инде. К.Кәримов Эшерә башлау Эшерергә тотыну. Алтынбай --- кулына сәнәген тотты да: – Икенче кибән менә шунда булыр, – дип, күбәләрне уйнатып, шаяртып, шул урынга эшерә башлады. Г.Ибраһимов. Сәвия, ашыгып-кабаланып, алдындагы комны эшерә башлады. Г.Гыйльманов Эшереп җибәрү Кинәт, кискен рәвештә эшерү. Аннары --- башын кысып торган ул картузны салып, ниндидер җирәнү хисе катнаш бер хәрәкәт белән, эскәмиянең аргы башына таба эшереп җибәрде ---. Ш.Маннур Эшереп карау Тикшерү-белү максаты белән эшерү. Түзмим, ---торпышага тараткан ашлыкны, кузгаткан шикелле, тегеләй-болай эшереп карыйм. З.Мурсиев Эшереп кую Бер мәртәбә эшерү хәрәкәте ясау. Бәласеннән башаяк дигәндәй, кайнар кофелы чынаягын өстәл уртасынарак эшереп куйды. Мәйдан Эшереп тору Озак, даими рәвештә яки сөйләү моментында эшерү |