ЭШЕРЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. эшерү. Хәзер дала юк: бөтен тараф казылган, чокылган, тишелгән, актарылган, сыдырылган, эшерелгән, өелгән... А.Гыйләҗев

2) сөйл. Төрле авырлыклар, мәшәкатьләр күрү, төрле кыенлыклар кичерү; азаплану, интегү. Ветеран кызып китте: «Синең миңа «юк» дип әйтергә хакың юк, колхозны менә без төзедек», – диде. --- Яшь рәис: «Сез ул чакта төземәсәгез, бүген мин монда эшерелмәс идем», – диде. Т.Миңнуллин. Вахтёрлар, шахтёрлар белән эшләве кыен, шулар белән эшереләм. Элек театрда беренче кеше актёр булган, хәзер вахтёр белән шахтёр. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә