ЭШЕЛОН и. фр. хәрби 1) Гаскәри берләшмәнең сугышның аерым максатларына, аерым урынга карата сугышчан урнашу тәртибе. Гаскәрнең баш эшелоны

2) Гаскәрне зур араларга күчерү вакытында төзелгән, бер транспорт чарасында барган вакытлы хәрби берләшмә

3) Махсус йөк яки кешеләр төяп бара торган тимерьюл составы, поезд. --- машиналар, станоклар, эшче халык төялгән озын-озын эшелоннарны чиратсыз тылга озаткан вакытлар инде үткән иде. З.Зәйнуллин . Ә эшелон ул, күпләребез белгәнчә, дистәләрчә вагоннар таккан поезд, ягъни бик озын состав. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә