ЭШАФОТ и. фр. 1) Үлем җәзасын гамәлгә ашыру өчен ясалган махсус күперчек. Эшафотның ике метрдан артык биеклектәге нигезе брезент белән капланган. Ш.Мостафин. Күпмедер вакыт узгач, эшафотка өч җәллад менеп басты. З.Мәхмүди 2) күч. Үлем. Ихтыяр, эшафотка барган тоткын кебек, аякларын теләмичә генә өстери-өстери дүртенче катка менеп, кыңгырау төймәсенә басты. Р.Вәлиев ◊ Эшафотка күтәрелү 1) Үлемгә хөкем ителү, үтерелү; 2) Үзен корбан итү. Нинди карар кылса да, ул әүвәле үз муенына элмәк кия. Патша кебек, тәхеткә менәргә ризалыгын биргән минутыннан башлап, муенына балта чабасы түмәренә башын куя, эшафотка күтәрелү өчен беренче адымын ясый. Ф.Яхин. Эшафотка менү к. эшафотка күтәрелү |