ЭШ и. 1) Гамәл, хезмәт, шөгыль. Гариф Ахунов эшчән дә иде, ләкин күзенә арпа чыкты. Шулай итеп, эшнең күп өлеше миңа калды. С.Ибраһимова. Чулпан болай изаланып ятуның юньлегә булмавын, бу хәлләрне оныттырырлык берәр эшкә керешергә кирәклеген аңлады. Г.Гыйльманов

2) Нәрсә дә булса ясау, эшкәртү, җитештерү һ.б.ларга юнәлтелгән практик эшчәнлек. Уракка чыгар алдыннан, кыр эшләре башланганчы, авылда кыз сорап яучы җибәрү гадәте юк ---. М.Галәү. Серле эш ул тимер эше, гыйлем ул, шуңадыр, балаларга «ут эше» балта эшеннән кызыклырак тоела. А.Тимергалин

3) Эшкәртелә торган, әзерләнү процессында булган нәрсә. Әйе, Ядкәр, базада безне төп эшебез көтә. И.Юзеев. Минем синең белән бүтән сөйләшер сүзем юк, дигәндәй, бүрәнәгә каптырып куйган балтасын алды да бүленеп калган эшен дәвам итте. В.Нуруллин

4) Сүзгә, фикергә капма-каршы буларак гамәл, практик эшчәнлек. Ат – тешеннән, егет эшеннән билгеле. Мәкаль. Милләт сүз көтми, эш көтә. Г.Исхакый. Әйдәгез, иптәшләр, сүздән эшкә күчик. Яшүсмерләр белән эшләүне бер милиция өстенә генә аудармаска кирәк. Р.Зәйдулла

5) Предприятие, учреждение һ.б.ш.дагы хезмәт вазифасы. Иң соңыннан гына бу язу машиналары ясый торган заводка өйрәнчек булып эшкә керде. А.Алиш. Йорт хуҗасының, Акъялны җигеп, фермага эшкә барган көне иде. В.Имамов

6) Башкарыла торган гамәл, хезмәт; гомумән берәр өлкәдәге эшчәнлек. Иптәш Җәләев, фермада культура эшләре ничек икән? И.Юзеев. Әдәбиятның, гомумән язу эшенең дәрәҗәсе югары заман бу. Р.Фәйзуллин

7) Белгечлек, профессия, белемнәр һәм күнекмәләр өлкәсе. Йосыф Акчура ике ел буена сөргендә булып, анда укыту эшчәнлеге алып бара, хәтта ки хәрби эшен дә дәвам итә. М.Хәсәнов. Бу өй Сәгадәтнең генә түгел, минем дә иң яраткан урыныма әверелде. Исәп-хисап, язу-сызу эшләрен мин һәрвакыт шушында кереп башкардым. Ф.Садриев // Һөнәр. Мин анда сылау, буяу, ташчы, гранит эшкәртү һөнәрләренә һәм балта эшенә өйрәндем. В.Нуруллин

8) Башкарылу, әзерләнү сыйфаты яки ысулы. Элегрәк --- авыл өйләренең купшылары стеналарына киндер тастымаллар, келәмнәр элгән --- булыр иде. --- Барысы да кул эше – килен эше. Г.Хөсәенов. Үз группамдагы егетләремне кул эшенә: калфаклар, шарфлар, перчаткалар бәйләргә өйрәттем. А.Хәсәнов

9) Нинди дә булса эшчәнлекнең нәтиҗәсе, эшләнмә; язма хезмәт. С.Рахманколыйның хикәяләре турында мин үзем курс эше дә башкардым! М.Мәһдиев. Бәйрәмгали бөтен язма эшләргә икеле куйган, күчерергә ирек бирмәгән, әллә нинди хаталар эзләп тапкан. К.Кәримов

10) Һәртөрле мәшәкать, шөгыль. Фатихәттәй үзенең бетмәс-төкәнмәс өй эшләре артыннан йөри: әллә базарга, әллә кибеткә чыгып киткән. Г.Әпсәләмов. Авыл җирендә эш дигән нәрсә гел чыгып тора, тагын булышырмын. В.Нуруллин

11) Берәр кеше тарафыннан яки кемнеңдер гаебе белән эшләнгән тискәре гамәл. Тукай инде куркыныч төшеннән айнып бетте, әмма икенче бер шом аны биләп алды: – Мин беркемгә дә телеграмма сукмадым, Хөсәен дустым. Кем эше икән ул? Р.Батулла. --- ул тешнең сынган урынын күрсәтте: – Менә, миңа «тырнак белән дә чиртмәгән» Килдеков эше бу, Хәнифә Вәлиулловна! В.Нуруллин

12) Шартлар, хәлләр, тормыш, көнкүреш. Менә бит, уйламаганда эшләр җайланды да китте. Көн дә – өстәмә бер паёк икмәк. Аш та баланда түгел – ит шулпасы, ботка, кайвакытта котлет – староста казаныннан. И.Салахов. – Эшләр ничек? Исәнлек-саулыкмы? – Эшләр яхшы, – диде Бибинур. – Ходайның биргәненә шөкер, әкренләп йөреп торам әлегә. Ә.Сафиуллин

13) Йомыш. – Мин дә китап ярата идем. «Бозау кебек имәсең, аерып алып булмый!» – ди иде әнкәй эш кушканда. Ш.Галиев

14) Йөкләмә, бурыч. Шул өстләренә алган эшне матур иттереп булдырып чыгаруны бөтен күңелемез берлән телимез. Г.Исхакый. Икенче взводка тимер юлына разведка ясау, поездларның килү-китү вакытларын өйрәнү һәм миналар кую урынын төгәлләү эше йөкләнде. Г.Кутуй

15) юр. Нинди дә булса вакыйга, факт уңае белән административ, суд тикшерүе; шушындый тикшерүгә караган барлык документлар җыелмасы. Бүген округ судында татар авылларында булып узган крәстиән чуалышлары һәм түрә үтерүләр турындагы эш каралырга тиеш иде. М.Галәү. --- әгәр дә бу мәсьәлә буенча суд эше кузгатабыз икән, фактлар да, шаһитлар да җитәрлек. Р.Юныс

16) Нинди дә булса эшчәнлек, оешма, аерым факт һ.б.ш.га караган рәсми документлар җыелмасы. Бездә бит контор-фәлән юк. --- Барлык эшебез – шушы яшел тышлы кенәгәдә. Ш.Мөхәммәдев. Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 0354351 нче номерлы эштә теркәлгәнчә (архив номеры 18928), дуслар күбрәк милләт язмышы турында сөйләшкәннәр. Р.Мостафин

17) Вакыйга, факт, очрак. Без ул чакны бернинди чигенүләрсез көрәшергә, гомер буе көрәшергә ант иткән идек. Бу эшкә күп булса өч ел вакыт узды, ә син инде чигенүдән оялмыйсың. А.Расих

18) Вазгыять, хәл, торыш. Артистлар сугышчылар өчен спектакльләр, концертлар куялар, --- ә фронтта эшләр катлауланып китсә, шундук кулларына корал алып, алгы позицияләргә күчәләр ---. Й.Вәлитова

19) Күренеш, хәл. Фашистларның чираттагы бу чыгышлары бездә аларга карата җирәнү һәм нәфрәттән башка берни дә тудырмый. Минем үземне бу мәкаләдәге фашистлар уйдырмасы гаҗәпкә калдырды: аларның һәртөрле пычраклыкка барулары яңа эш түгел. Г.Тавлин. Бу нинди эш ул: миннән берәү дә моңа тиклем таныклык сораганы юк иде әле, ышанмыйсыңмы әллә? Ә.Әминов

20) Мәсьәлә. Эш болай тора: Искәндәр ахунның, чатан мәхзүмнән башка, тагын Гайшә исемле җитеп килгән кызы да бар иде. Ә.Еники. Ул аңа, килеп чыккан бер эш турында киңәшләшер өчен дип, үз янына кире кайтырга атчабар җибәргән ---. Р.Хәкимов // Мәсьәләнең асылы, нигезе, төп мәгънә. Сәрвәр апа бабайның сүзен ачыклагач кына, без эшнең нәрсәдә икәнлеген аңладык. А.Гыйләҗев. Эшнең асылына төшенеп бетмәгәнен аңладылар булса кирәк, егетләр, көлә-көлә, Хәбирнең колагына ук иелделәр. А.Әхмәтгалиева

21) Берәүнең гадәте; аның вазифасына караган, бурычы булып торган, шуңа хакы буган нәрсә. Дошманыңны кеше яллап тукмату шулай ук чын егет эше түгел бит инде... В.Нуруллин

22) Кемгә яки нәрсәгә дә булса мөнәсәбәт, катнаш. Бүтән барлык профессия кешеләре ничек теләсәләр, шулай яши алалар. --- Чөнки аларның – башкаларда, башкаларның аларда эше юк. Ә врач... Врач ул үзе өчен генә яшәми, ул барыннан да элек башкалар өчен яши! Г.Әпсәләмов. Маһирәнең һәр хәрәкәтен күз уңыннан ычкындырмаган Саҗидә, аларда эшең булмасын әле дигәндәй, --- Гыйззелбанатның кем булуы, ниләр эшләве турында бәйнә-бәйнә сөйләргә тотынды. Г.Галиева

23) Берәр хәлдән чыгу юлы, җай. Төш авышкан иде инде. Мондый чак кызыну өчен әйбәт түгел түгелен, ультрашәмәхә нурлар аз була, ләкин башка бер эш юк... А.Тимергалин

24) физ. Бер төр энергиянең икенче төргә әверелү процессы. Энергия әверелеше эш белән үлчәнелә, ягъни эш энергия әверелешенең үлчәмәсе булып тора. Физика

25) Предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә эшче яки хезмәткәрнең хезмәт вазифасын башкара торган вакыт. Дәүләт эше эшлисе урынга гаилә борчуы белән эш сәгатеңне уздыр инде. М.Мәһдиев. Кармашта тоташ ике сменага сузылган эш көне тәмамланган, төзелеш мәйданы буш иде. М.Маликова

26) Изафәле тезмәләрдә «йөк күтәрү, ташу, тарту, җайланмаларны хәрәкәткә китерү һ.б.ш. механик эш башкара торган (ат, дөя, үгез кебек терлек)» мәгънәсен белдерә. Кулакларның малларын бәяләү документлары буенча чыгымнар: төзелешкә – 3978,08 сум, эш терлекләре сатып алуга – 11995 сум, авыл хуҗалыгы машиналары һәм кораллары сатып алуга – 8622,69 сум ---. Р.Зарипов

27) Изафәле тезмәләрдә «хезмәт итә торган, җитештерә торган» мәгънәсен белдерә. Колхозда бер эш кулы фронттагы бер таза солдатка тиңләшә торган ел – сугыш елы иде. Н.Фәттах. Егерме тугызынчы елда туган ир балалар, күз өстендә каш шикелле, авылның өмете, эш көче иде бит! С.Зыялы

28) Изафәле тезмәләрдә «билгеле эш төре, күбрәк иҗат яки һөнәр белән шөгыльләнү өчен хезмәт итә торган (бүлмә, кабинет һ.б.ш.)» мәгънәсен белдерә. Беренче катта Иван Васильевичның йокы бүлмәсе һәм ике эш бүлмәсе, ул аларны беренче, икенче кабинет дип әйтә иде. Г.Галиева

29) Изафәле тезмәләрдә «рәсми документ булып торган, документлар әйләнешенә караган» мәгънәсен белдерә. Соңгы үтенечем: зинһар, бу хакта газета материалына караган кебек карамагыз, эш кәгазьләрегез янына да теркәп куймагыз. Г.Ахунов

Эш анда түгел Төп сәбәп башка, икенче төрле. Ачмы син, ялангачмы – эш анда түгел, иң әһәмиятлесе – син иректә. М.Мәһдиев. Давытның куллары хәлсезләнеп салынып төште: Мирхуҗинга ачу саклауда мәгънә юк, чөнки эш анда түгел, эш Нурханованың үзендә, дип уйлады ул. М.Маликова. Эш барып чыкмау Тиешле максатка ирешә алмау, эш кирәкле нәтиҗә бирмәү. Сәгыйдә көшел өстеннән бер нәзек салам кисәген алды да --- егетне кытыклый башлады. Хәкимҗан моны тоймагандай түзеп ятты. Болай эш барып чыкмагач, Сәгыйдә аның ачык күлмәк изүеннән күкрәгенә бодай бөртекләрен коеп уйнарга мәҗбүр булды. Н.Хәсәнов. Арлардан исерткечне күпләп сатып алып, урыслар авылларга килгәч, исертеп тотарга кирәк аларны. Әгәр инде бу эш барып чыкмаса, алтын биреп, үзләрен сатып алырга гына кала безгә. З.Зәйнуллин. Эш башка Мәсьәлә, хәл алдагыга охшамаган, икенче төрле . Китап буенча, синең ашавың харам була инде хәзер. Менә сугышка барып кергәч, анда инде эш башка. Хет гел чучка гына ашап яшә, бер гөнаһы да булмас. З.Зәйнуллин. Эш башында 1) Җитәкче вазифасында, идарәдә. Төрле дәрәҗәдәге эш башында утырган идарәчеләрнең мотлак күпчелеге татар телендәге матбугатны укымый. Р.Фәйзуллин . Тагын берничә дистә елдан төзелештә дә, партия, дәүләт оешмаларында да эш башында социологлар, идеологлар утырачак! Р.Вәлиев; 2) Нинди дә булса вакыйгада төп роль уйнаучы, әйдәүче, юнәлеш бирүче; лидер. Бәхетле халыкларда, милләтнең тарихи көпчәге әйләнә башлаган чакларда эш башында торыр өчен, кечкенә булса да саф, пакь, идейный бер милли гөруһ мәйданда була. Г.Исхакый. [Нигъмәт:] Тарих бер урында тормый, Габдуллаҗан әфәнде. Бүген алар булса, иртәгә эш башында безнең булуыбыз да бик мөмкин. К.Тинчурин. Эш башыннан Эш хакын эшләнгән эш хисабыннан, эшнең күләменә карап түләү турында. Өй салучы осталарга акчаны эш башыннан түләргә дип сөйләшенде. М.Хәсәнов. Эш бугазга терәлү Эш бик күп булу, вакыт үтә тыгыз булу . Ә монда эшләр тәмам бугазга терәлгән: чәчүне бетерәсе, водокачканы ходка җибәрәсе. Ш.Камал . Эш булсын дип Күңел биреп, намус белән, яхшы итеп, җиренә җиткереп . «Авылым сандугачы»на икенче рецензия – Барлас Камаловныкы. Шулай ук иренмичә, эш булсын дип эшләгән. Э.Шәрифуллина . Эшем иясе к. эшем кешесе Карпович --- эшем ияседәй, кәгазь җилфердәтеп утырды да, кузгал дигәндәй, кабина ишеген япты. С.Шәрипов. Эшем кешесе ирон. Кулыннан эш килми торган, әмма эшләгәндәй булып, ыгы-зыгы килеп йөрүче. --- эшем кешеседәй бөтенесенә кысылып, ашханә һәм амбар ачкычларын чылтырата-чылтырата тыз-быз йөргән ефрейторның --- кәкре балтырларына карап --- елмаеп та куя. А.Тимергалин. Эшемне кырган кешедәй Бик әһәмиятле, әллә нинди зур эш эшләгән кыяфәттә, артык эреләнеп. Эшем төшмәгән «Эшем аңа бәйләнмәгән, аңа ялынычым юк» дигән мәгънәдә кулланыла. Эшен бетерү Үтерү. Асылгәрәй карт --- үзенең әле яңа гына үлемнән калганын аңлады. Ул арада Сарбай, тау мәчесенең эшен бетереп, картның аяк очына килеп ятты. Ф.Бәйрәмова. Эшен китерү Берәр эшне шәп итеп, җиренә җиткереп эшләү; берәр нәрсәне бөтен шарты белән үтәү (тиргәү, кыйнау һ.б.ш. тур.). [Әфганнар] бик сугышчы халык. Бер тотынсалар, инглизнең эшен китермичә бер дә туктамаслар. Г.Камал. Эш җанлы Эшкә җанын биреп эшләүче, эш яратучы. Асылхан бу бәндәнең --- эш җанлы, олы ниятле, --- эш өчен җанып-көеп яшәүчән --- бер кеше икәнлеген --- сизенгән иде инде. Х.Мәхмүтов. Эш йөртү Берәр максатка ирешү өчен төрле ысуллар куллану, кешеләр белән сөйләшеп, килешеп хәл итү. [Наҗия:] Син соң пленнан ничек котылдың? [Әсфан:] Җизни мондагы начальстволар аша эш йөртеп кайтартты. Т.Гыйззәт. --- хәзерге яшьләр --- югары уку йортларына йөзәр мең түләп керәләр! Хәтта --- мин белгән берничә бай миллион сум төрттеләр ректор һәм эш йөртә белүче профессорларга. Ф.Баттал. Эш каеру Күп, зур, әһәмиятле, кирәк эшләр башкару. – Я, Әхмәт, үзең ни эшләр каерасың? Һаман союзда эшлисеңме әле? – диде [Каюм]. Ш.Камал. Эш калдырып Вакытны юкка, бушка, файдасызга әрәм итеп, башкаларның эшенә комачаулап. Юк, кемнәрдер уйлаганча, эш калдырып, гәп сатып утыру түгел бу, бу – иҗади атмосфера. Р.Фәйзуллин . Капка ачылып ябылган тавышны ишеткәч: «И Ходаем, тагын шул Сәвия карчык кереп киләдер инде. Керсә чыга белми, йөри шунда эш калдырып», – дип сөйләнә-сөйләнә, Әлфия ишеккә таба атлады. Асылъяр. Эш качмас Үзе эшлисе килмәгәндә яки башка берәүне эшен куеп торырга өндәп әйтелә. – Ә эш? Аны мин берүзем эшләрменме? – Эш качмас, бүре түгел. И.Хуҗин. Йортта утын әрдәнәсен кардан арчып, тәртипкә китереп ятканда, Давыт янына Хабул килде. – Әйдә, эш качмас, прәннек белән сыйлыйм. С.Лашманчы. Эшкә ашу Нәрсә булса да тормышка ашу, берәр эш барып чыгу. Бомбежка-фәлән була калса дип алдан төзелгән план хәзер эшкә аша башлады. Г.Әпсәләмов. Ниһаять, беркөнне үзенең эшкә ашмас хыяллары белән классны аптыратып бетерә торган Юныс: – Таптым! Тәки уйлап таптым! – дип, дуслары янына йөгереп килде. Ф.Яруллин. Эшкә ашыру Нәрсәне дә булса булдыру, эшләү, тормышка ашыру, үтәү. Мин көчем җиткән кадәр һәркайсының үтенеченә җавап бирергә, аны эшкә ашырырга тырышам. Г.Әпсәләмов. --- башта Птенцов өчен дә Бартеньевның әзрәк иманын укытырга иде. Моны ничегрәк эшкә ашырасын ачык кына күз алдына китермәгән Билалов ротаны тезәргә кушты ---. С.Шәрипов. Эшкә бату к. эшкә чуму. Эшкә бирелү к. эшкә чуму. Тиз арада ул эшкә бирелеп китте: аңа шушылай җир өстеннән чалгы белән печән чабып барудан да --- мавыктыргычрак берни юктыр шикелле тоелды. Н.Фәттах. Эшкә җигү 1) Нинди дә булса максатларда файдалану, куллану. Мин төйнәлгән йодрыкларымны эшкә җигә алам, ягъни сугыша алам. Р.Батулла. Мин сездә калган ни бар сабырлыкны эшкә җигәм хәзер. К.Тимбикова; 2) Эшкә тарту, җәлеп итү; бик нык, тулы көченә эшләтү (кешегә карата). – Ярамый, Локман бабай, ярамый, сине дә эшкә җиксәк, оятыбызга көч килер, – диләр. Ә.Еники. Укуын ташлавын белгәч, бригадир аны рәхәтләнеп эшкә җигә башлады. Ф.Яруллин. Эшкә кертү 1) Файдаланырга, кулланырга яраклы итү, файдаланырлык, кулланырлык хәлгә китерү, эшкә яраштыру. Читтән килгән иске машиналарны таратып куйганнар, яңадан төзәтеп эшкә кертәчәкләр. Г.Камал. [Кабанов:] Иптәш Шәйхетдинов, әгәр дә ул тегермәнегез минем кулга эләксә, эшкә кертер идем мин аны! Т.Гыйззәт; 2) Эшкәртү. Бик йомшак булма. Мин китсәм дә, игеннәрне калдырмый эшкә кертергә тырыш. М.Гафури. Эшкә кул бармау Эшләү теләге булмау, эшлисе килмәү. Берәүнең дә эшкә кулы бармый, өстәвенә электр кабеле сафтан чыгып, барлык аппаратура туктап калды. А.Тимергалин. Бүген шалтыраттым – бүген Идиятуллин булмый, диделәр. Шуларга шалтыратасы булгач, бүтән эшкә кул бармый. Ф.Яруллин. Эшкә күмелү к. эшкә чуму. Элек Катя, эшкә күмелеп, ашарга да, эчәргә дә оныта иде. Г.Әпсәләмов. Урынбасар булса да, ул беркемнең дә урынын басып алырга омтылмый. Бөтен дөньясын онытып, эшкә күмелеп яшәү аның стихиясе. Ф.Яруллин. Эшкә чуму Эш белән бик нык мавыгу, мәшгуль булу, бирелеп эшләү. Аның --- күңелендә таплы эз булып, яра булып торган кайбер нәрсәләрне оныту өчен, бөтенләе белән чын эшкә, зур эшкә чумасы килде. Н.Фәттах. Рушад эшкә чумган, көн-төн китаплар белән. М.Мәһдиев. Эшкә яраклы 1) Эшкә сәләтле, хезмәт итәргә хәленнән килә торган. Немецлар шәһәрдәге эшкә яраклы кешеләрнең исемлеген алдылар. Т.Гыйззәт. Авылда эшкә яраклы ир-егетләр фронтка китә тордылар. Т.Нәҗмиев; 2) Файдаланырга, кулланырга мөмкин булган. Мунчала чыгару тел шартлату гына түгел. Әүвәл шул эшкә яраклы юан кайрылы юкә агачларын сайлап куясы --- була. Т.Галиуллин. Шул чүп-чар арасыннан энҗе бөртеге табарга тырышып шактый азаплангач, бер мәкаләдән эшкә яраклы киңәш табылган кебек булды. М.Маликова. Эшкә ярау 1) Берәр эш башкарырга яраклы булу, файда китерү; файдалануга китү. Утырттык, дим шул, мин дә эшкә ярадым: әзер буразнага орлык ташлап йөрергә. Г.Якупова. Инде бернигә ярамый дигән чүп тә эшкә ярап куя: аны карьерларга тутыра-тутыра, --- шуның өстенә уңдырышлы туфрак өстәп, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Э.Халидов; 2) Бик файдалы, урынлы булып чыгу. Элек --- карый дип, аны авыз ачарга --- чакыралар --- иде. Шул чакта җыелган акча хәзер Баязитка эшкә ярады. Г.Ибраһимов. Эш кешесе Кайда да булса эшләүче кеше; хезмәт кешесе. Эш кешесе булмагач, районга да теләгән вакытында бара ала. А.Гыйләҗев. Мин шәһәрдә сыймыйм, мин – җир кешесе, эш кешесе! Д.Булатова. Эш кубару 1) к. эш кузгату; 2) Билгеле бер максат куеп, шуны гамәлгә ашыру нияте белән нидер эшләү. – Солтангир абый, исәнмесез! – Исәнме, исәнме! – диде Шәйгазамов, шатлыктан балкып. – Ни эш кубарып йөрисең? Р.Кәрами. Эш кузгату 1) Бик катлаулы, авыр яки кирәкмәгән эш китереп чыгару, башлап җибәрү. Өйләнәсе кеше өйләнми, зур эш кузгатмый. Г.Бәширов; 2) юр. Тикшерү эше ачу, тикшерү алып бара башлау. Суд дигәннән, анасы, мин болайрак уйлап торам әле. Андый-мондый эш кузгатырга уйласалар, егетне яклашырга кирәк, мәйтәм, хәзер закун үзебезнең кулда ---. Ф.Яруллин. Эш күрсәтү 1) Нинди дә булса өлкәдә уңышлы, нәтиҗәле эшләү. Каюм Насыйридан соң Таиб мулла һәм Габделгалләм Фәезханов, халык әдәбияты җыюда аның эзеннән китеп, кулларыннан килгән кадәр эш күрсәттеләр. Г.Рәхим. Күпме еллар авыл советы рәисе булып йөрде, дөресрәге, утырды, юньле эш күрсәтмәде ---. З.Мурсиев; 2) к. эш кыйрату . Эш кыйрату ирон. Берәр эшне булдыру, башкара алу; нәрсә дә булса эшләү, майтару. Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!» – дип, Юк, үләсе килми, егетләр! Күпмени соң әле эш кыйраттым, Күпмени соң әле яшәдем?! М.Җәлил. Алга таба беренче классларда башта сынау дәресләре, аннары «чын» дәресләр кертеп, бик зур эш кыйрата башламакчылар иде дә... З.Мифтахов. Эш кылу Берәр нәрсә эшләү . Аркылы ятканны торкылы борсаңчы, Акыллым, берәр эш кылсаңчы, «Мин әйбәт, мин әйбәт, мин әйбәт!» дип, Көн саен ант итеп торганчы. Г.Афзал . Ә синең үз гомереңдә фәтвалы эш кылганың булдымы? З.Хәким. Эш кыру к. эш кыйрату. Наилә коелып төште, Сабит ашыкмады, зур эш кыргандай, стакан арты стакан «Шифалы су» эчте, кереш сүзсез-нисез энесенең тетмәсен тетәргә ябышты. А.Гыйләҗев . Ул күз төпләреннән булмаган яшен сыпырып булашты да, эш кырган кеше шикелле, ян сәкедә торган сөт чиләгенә барып ябышты. Г.Гыйльманов . Эшләр уңайга бару Вазгыять әйбәтләнү, эш җайга салыну, алга китү. Хәзер, кайтып, редакциягә керештереп йөри башладым. Болай эшләр уңайга бара кебек. Ф.Яруллин. Эшләр уңайга китү к. эшләр уңайга бару. [Гөлҗиһан:] Әле менә бүген мәскәүләр белән килешмәкче булып йөриләр. Шулар белән килешеп, эшләр уңайга китсә, тагы ни булса да, ул булыр иде. Г.Камал. Эш муеннан Эш бик тыгыз, бик күп . Эш муеннан! Әнә тагын бер ресторанга индивидуаль проект төзергә кирәк. М.Маликова . Минем мулладан гайре дә эш муеннан. Терлекләр ач, сыерлар саумаган, халык һаман баш төзәтә, айнымый ---. Н.Гыйматдинова. Эшне зурга җибәрмәү Берәр эш-гамәлнең тискәре нәтиҗәсен, вакытында чарасын күреп, мөмкин кадәр киметү, артык зыян китерергә бирмәү; зыян китерүчене гафу итү . Иртәгесен адвокаты шылтырата: «Эшне зурга җибәрмәгез инде, – дип ялына. – Хатыныгызның, суд юлларында йөреп, мир алдында рисвай буласы килми», – ди. М.Маликова . Теге чакта син тимер сукаң белән дә матавык чыгарып аптыраттың безне. Ярый әле эшне зурга җибәрмәделәр. Р.Низамиев . Эшне көйләү Эшне үз файдаңа хәл итү. --- председатель өстәлдәге хромкага ымлап: – Берәр көй уйнап җибәр әле, – диде. --- Урынбасары белән булган низагтан соң, председательнең үзе белән эшне көйләр өчен, Ходай үзе биргән җай иде бу. Ә.Баян. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, ди, эшне көйләдем бит тәки. Ашап-эчкәч, юк йомышны бар итеп, ветеринар абзыйны фермага җибәрдем. М.Әмирханов. Эшнең төбе Мәсьәләнең асылы, эчке мәгънәсе. Тагы өч-дүрт көн үткәч, эшнең төбе Галим абзыйга да беленде. Г.Исхакый. Эшнең төбе дүрт кабиләнең арасындагы берлекне саклауда һәм менә шул ике уртадагыларны үз ягына аударуда иде. Г.Ибраһимов. Эшне сүтү Булган я булырга торган эшне бозу. Эшне тиз тоту Нәрсәне дә булса тиз, ашыгыч, кыска арада башкару, эшләп чыгу . Председатель булып килгәч, ул эшне тиз тотты: ике ай дигәндә алты почмаклы якты йорт җиткезделәр. А.Гыйләҗев . Алар, җәт-җәт, як-якка карана-карана, эшне тиз тотарга керештеләр. Арба өстенә менеп баскан Зәбир кулындагы капчыклар, берсе артыннан берсе тулып, әрҗә төбенә тәгәрәде. Н.Хәсәнов . Эшне юлга салу Берәр ситуацияне, хәлне төзәтү, көйләп-җайлап җибәрү, тиешле рәвешкә кертү. Бу кешене командировкага җибәреп кенә, без эшне юлга сала алмадык. И.Юзеев. --- әгәр син безгә ярдәм итеп, безнең эшне юлга салырга дисең икән, иң башта син минем автарититны күтәрү чарасын уйла. В.Нуруллин. Эш өсте 1) Җәй көне кызу кыр эшләре (печән чабу, ашлык уру һ.б.ш.) вакыты. Ике-өч көн элек колхоз печәнгә төшкән иде. Кызу эш өстендә улының вакытын бушка уздырып --- йөрүен Миңнисәттәй бик үк килештереп бетермәде. Н.Фәттах. Алар авылга көтмәгәндә, бөтен кеше басуда чакта, кызу эш өстендә килеп керделәр. Г.Гыйльманов; 2) Эшнең әледән-әле булып ала торган тыгыз вакыты. Авылда эш бервакытта да бетеп тормый. Иртә яздан кара көзгәчә. Кайчан гына кайтсаң да, берәр «эш өстенә» туры киләсең ---. Ә.Баян. Эш пешерү Эшне булдырып чыгу, хәл итү. Нәҗип Мәскәүгә киткәч, Гөлнара Наиләнең кылын тартып карады: «Эш пешереп буламы бу чи кабартма белән, юкмы?» А.Гыйләҗев. Бу кыланчык тәкәббердән башка да эш пешереп булыр, минемчә. Н.Сәйяр. Эш пешү Эш-хәлләр теләгәнчә, уңайга хәл ителү; эш уңышлы барып чыгу . Сөмбел белән никахлашуны ул яшертен эшләде. Эш пешкәч, алма авызга төшкәч, карт хатынны ризалату авыр булмас. Ф.Яруллин . Рәшидә белән улы кушканнарны үтәргә йөгерделәр ---. Хуҗалар, болай булгач, эш пешә, дип елмаешып карап тордылар. Ә.Хәсәнов . Эш ташлау Оешкан төстә, массалы рәвештә эшне туктату, эштән баш тарту, эшкә чыкмау; стачка, забастовка. Әгәр дә, халыкны котыртып эш ташлатуыгыз һәм рәискә буйсынмавыгыз хакында эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәм икән, беләсезме сезне нәрсә көткәнен? Алга. Эштән бушатылу Эш урыныннан чыгарылу, вазифасыннан алыну, эштән куылу. Моның нәрсә икәнлеген өлкәннәр хәтерлидер: партбилетыннан язган кеше мотлак рәвештә эштән бушатыла, башкача ул гомердә дә җаваплы вазифага урнаша алмый. З.Мурсиев. Эштән чыгару 1) Вазифасыннан азат итү, хезмәт иткән урыныннан алу. Машинаның шофёр ягындагы ишекне ачуы, каты итеп сүгенүе һәм: – Бүтән күземә күренмә, сине эштән чыгардым! – дип җикерүе ишетелде Робертның ---. Ф.Баттал; 2) Файдалануга бөтенләй яраксыз хәлгә китерү; туздырып бетерү; сафтан чыгару. Каһәр суккан, китапны эштән чыгарып бетергән. Г.Исхакый. Бәрәңгене, таптап, эштән чыгарып бетергәннәр. Ф.Садриев; 3) Бик каты, хәлдән тайдырганчы кыйнау. Аннары тагын сорау алдылар, тагын эштән чыгарып кыйнадылар, аңын җуйгач кына, камерага илтеп ташладылар. Г.Әпсәләмов; 4) Арыту, талчыктыру, хәлсезләндерү; дәртне, теләкне сүрелдерү, сүндерү . Кайберәүләр андый хатыннан аерылып котылмакчы була. Ләкин ансат кына котылыйм димә, хатын сине тәмам эштән чыгарып бетерә. Х.Камалов; 5) Пычрату, ямьсезләү, таушалдыру. --- коеп яуган яңгыр астында барып, ул өс-башын, аяк киемен эштән чыгарырга мөмкин иде. Ф.Бәйрәмова. Эштән чыгу 1) Авыруга әйләнү, зәгыйфьләнү, җәрәхәтләнү, гарипләнү; зарарлану, зыян килү . Тузып эштән чыктыңмы, беркемгә дә кирәгең калмый... М.Хәсәнов . Хәсән белән Хәлимәсен көтә-көтә, бу араларда тәмам эштән чыккан нервылары бушанып, билләре бераз язылып, сызлаулары кимеп китәр иде шикелле. В.Нуруллин; 2) Алҗу, аптырау, тилмерү; ару, талчыгу, хәлсезләнү . Кышкы төнне үткәрә-үткәрә арып бетеп эштән чыккач, өстемә киенеп, йортка чыктым. Г.Исхакый . Малларга түбә саламнарын ашатып бетерделәр. Хуҗалык маллары да тәмам эштән чыкты. Р.Батулла; 3) Зәгыйфьләнү, начараю, бетүгә якынлашу. Саргая башлаган игеннәр, үләннәр тәмам эштән чыгып, янып-көеп беттеләр, ләкин яңгыр яумады. М.Гали; 4) Файдаланырга яраксыз хәлгә килү; тузу; җимерелү . Толып Фәләхетдиннең --- кар базыннан тутыгып тәмам эштән чыккан зур сәгать табыла. А.Тимергалин . Тегеләрнең өс-башлары эштән чыккан, аяк-куллары сыдырылып-тырналып беткән. Ш.Шәйдуллин; 5) Пычрану . Бер тапкыр Илдар комбайн астында шулкадәр аунады, өйгә кайтып кергәндә, бердәнбер пиджагы, тәмам эштән чыгып, автолга буялып беткән иде. Г.Гобәй; 6) Хур булу, юлдан язу. Ашап-эчеп, исереп эштән чыгып йөрмәсә, без бит инде аны күптән тотып өйләндергән булыр идек. Г.Камал. Эш терәлү 1) Вакыт, срок җитү. Галләметдингә Садыйк картның монда булганлыгын үз теле белән әйтеп бирергә эш терәлгәч, ул кинәт аптыранып китте. Ш.Камал; 2) Тукталып, тоткарланып калу. Этә белсәң, төртә белсәң, көтә белсәң, Бер басмадан бер басмага күтәрелсәң, Сиңа килеп төрле-төрле эш терәлсә, Дәрәҗәңне саклый белү – мөһим нәрсә. Г.Афзал . – Түбәсен яптым, мич чыгарырга кирпеч табып булмый әле менә. Һич юнәтер хәл юк! – Аңа гына калгач, эш терәлмәс! Ә.Галиев. Эш тормау Тоткарлык булмау . Шифасы тиярлек булса, акчасыннан эш тормас иде. Т.Гыйззәт. Безнең архитекторлардан эш тормас! Нинди материал таба аласыз, шуннан эшлибез. М.Маликова. Эш төшү Берәрсенә гозерең, йомышың булу, үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә туры килү . --- җәй башында Гайнуллинны Казанга, министрлыкка эшкә алдылар. Аның урынына хатын-кызны куйганнар иде, моңарчы эш төшмәгәч, онытылып киткән. М.Маликова . Эш төшеп Назарбәккә баруым әле ---. Р.Мирхәйдәров. Эш тыгыз Мәшәкать, шөгыль күп. Эш тыгыз иде: чөгендер чәчүлегендә булдым, солярка артыннан йөрдем... Р.Камал . Медпунктта һәр көндәгечә эш тыгыз булса да, Миңнур ахирәтенең: «Серем бар», – дигән сүзләре турында еш кына уйланды. Ә.Салах . Эш тыгызга терәлү Хәлләр начарлану, тормыш кыенлашу . Өйнең бер бүлемендә аның хуҗасы – Хаҗиның тол сеңелесе Гыйззениса карчык үзе тора, икенче бүлемен, Хаҗиның эше тыгызга терәлгәч, аңар арттырган иде. Ш.Камал . Эш узган, туй тузган «Эш узгач үкенүдән файда юк» дигән мәгънәдә кулланыла. Эш узу Абайламый, белми, чара күрә алмый калып, хәл инде төзәтә алмаслык төс алу; соң булу . «Эх, юкка ычкындырдым!» – дип уйлады ул, кирәкмәгән юмартлык күрсәтүе өчен үз-үзен шелтәләп. Ләкин инде эш узган иде, никадәр үкенсәң дә, терсәкне тешләп булмаячак иде. Н.Фәттах . Карина --- әле һаман үкси-үкси елый иде. Үзенең бик зур хатасын сизә, йөрәге сызлый, ләкин эш узган. М.Хәбибуллин. Эш чуалу Мәсьәлә катлаулану, эшләрнең гадәти барышы, тәртибе бозылу, хәл авырлашу . Туктале, Аланча да, Нурлы бикә дә түгел, аллалар чуалтты микән соң бу эшне? Кем генә булмасын, чуалды эш, чуалттылар. Н.Фәттах . Тыны-көне бетеп, Смирнов килеп җитте. Ләкин идарәнең зур ишеге өстенә эленгән сәгать буенча тагын ун минут көтәргә кирәк иде әле. Маллар нишли икән анда, бөтен эш чуалды, шайтан, дип сукранып куйды хуҗа. М.Әмирханов . Эш юктан эш булу к. эш юктан эш табу. Эш юктан эш булсын дигәндәй, бу егет мине ауга – бытбылдык атарга чыгарга үгетли башлады. С.Сабиров. --- бозау хәтле эт --- чылбырын өзәрдәй булып өрепме-өрә, өстемә ыргылыпмы-ыргыла. Эш юктан эш булды моңа. Р.Габделхакова. Эш юктан эш табу 1) Әллә ни ихтыяҗ булмаган берәр эшкә керешеп, үзенә яки башкаларга проблема китереп чыгару, кирәкмәгән борчу тудыру; 2) Берәр нәрсәгә сылтау эзләү. Эш юктан эш тапкан булып, тыкрык башында йөрде, Наилә янына кайтып керәсе килми иде аның. А.Гыйләҗев. Шулай истәлекләргә бирелеп утыруым эш юктан эш табып вакыт үткәрү өчен генә түгел. Л.Ихсанова. Эш ясау Мәшәкать, борчу тудыру. – Менә күпме эш ясадыгыз бит сез миңа, хәзер инде көннең көнендә авыру янына килеп йөрергә кирәк булачак, – диде Евгений Михайлович. М.Маликова. Почтага эш ясадык инде. Берара ду китереп хат алыштык. Ю.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә