ЭЧҮ’-ТАРТУ и. Даими рәвештә эчү һәм тәмәке тарту шөгыле, эчү һәм тарту гадәте . Күңелемне нечкәртте, дип һавалана алмыйм, ләкин минем башымнан эчү-тарту кебек былчырак нәрсәләрне алып ташлап, алар урынына милләт мәхәббәте, әдәбият сөю кебек матур мәгънәле нәрсә тутырды. Г.Исхакый. Эчү-тартуны ташлагач, хезмәттәшләрем дә миңа сәерсенеп карый башлаганнар иде, тик мин түздем. И.Шиһапов |