ЭЧҮ ф. 1) Нинди дә булса сыеклыкны авызга кабып йоту. Кичтән бер шешә кефир эчкән идем. А.Гыйләҗев. Сөйләшә-сөйләшә ашадылар, компот эчтеләр. Г.Галиева 2) Исерткеч эчемлекләр куллану. Мужыт син, инженер булгач, коньяк кына эчәсеңдер? Аракыдан саруың кайнаса, нигә, табабыз аның коньягын да. Н.Әхмәдиев. Хи-и-и, кем эчми соң анда? Тик менә теләсә нәрсә эчәләр. Шунысы куркыта. В.Нуриев 3) Исерткеч эчемлекләрне күп күләмдә куллану, эчкечелеккә бирелү. Ул әкрен тавыш белән: – Әтием юк, әни бертуктаусыз эчә, – диде. А.Нәҗми. Биреште карт. Күп эчә шул ---. Т.Гарипова 4) күч. Нинди дә булса хәлне кичерү, баштан үткәрү. Акыллы бул! Кайгы эчеп, хәсрәтләнеп Гел яшәргә димәгән бит. Р.Миңнуллин // Нинди дә булса хис кичерү, күңелгә алу. Илһам эчү ◊ Эчми исерү Шатлык, канәгатьләнү хисе кичерү, рәхәтләнү, ләззәтләнү. – Эчми исердеңме әллә, Юматша? – дип сорады Диләфрүз. --- – Әйе, бәгырем, эчми исердем, тормыш матурлыгыннан исердем. Г.Әпсәләмов. Мунчага бара торган сукмак ике яклап үскән чәчәкләрдән бөтенләй тараеп калган икән. Аларның хуш исенә җаннар ләззәтләнә, кинәнә, рәхәтләнә. Эчми исерү дигәннәре менә шушыдыр инде ул. Г.Галиева Эчә башлау Эчәргә тотыну. Без тагы берни дә булмаган кеби, бер-беребезгә карашып, сөенешә-сөенешә сөйләшеп, чәй эчә башладык. Г.Исхакый. Ары-бире мәгънәсезгә сугылып көннәрен үткәрде ул, шыпырт кына, яшереп кенә эчә башлады. А.Гыйләҗев Эчә бирү Бернигә дә карамыйча эчүне дәвам итү, озак вакыт эчү. Болын кадәрле өйдә ялгызы яшәп калды, рәхәтләнеп эчә бирде. Х.Вәлиәхмәтов. Инде биш сумлык чикләр офыкның теге ягында калды, ә эчкәннәр һаман эчә бирә, берсе дә, кыйбатсынып, аракы алудан туктамый. Татарстан яшьләре Эчә тору Эчүне дәвам итү; әлегә эчү. Акчулпанов белән Нигъмәт казый эчә тордылар, эчкән саен, тагы яманрак кызып, кызарып, исерек тавыш белән Тангатаровка таба ташландылар. Г.Ибраһимов. Җәүдәт әнисенә борылып, иңеннән сөйде. – Әни, Наза белән чәй эчә торыгыз сез. Мин хәзер бушыйм! А.Гыйләҗев Эчеп алу Тиз арада эчү; билгеле бер вакыт арасында эчү. Бар, тиз генә юынып кил, һәм кофе эчеп алабыз да – институтка! В.Нуруллин. Фирмам банкротка чыкты, бик каты эчеп алдым. З.Хәким Эчеп бару Рәттән, даими, регуляр төстә эчү. Аракыны безнең белән рәттән эчеп барсалар да, алай әллә ни исермәделәр, сер бүлешмәделәр. Н.Акмал. Бер өмете калмады Дәүләтханның. Язып биргән бар даруларны да эчеп барды, укол алды – булмады. Р.Газизов Эчеп бетерү Барысын да, беткәнче эчү. Әсма, карчыкның кулыннан алып, берьюлы бөтен суны эчеп бетерә. Г.Исхакый. --- ханым ялындырып тормады, --- рюмка биленнән эләктереп алды да төбенәчә эчеп бетерде. А.Вергазов Эчеп җибәрү Тиз арада, кискен генә рәвештә эчү. Баланы беразга имезми тор, җанны тынычландыра торган тамчыларны күбрәк тамыз да кайнаган җылымса су белән эчеп җибәр. Г.Галиева. Закирҗан калтыранган куллары белән стаканга шешәдән аракы агызып эчеп җибәрде ---. З.Хөснияр Эчеп карау Тикшерү-белү максаты белән эчү. Бер эчмәсәң дә, суымны Бер эчеп карар идең. Һавада тургайлар булсам, Туктамый сайрар идем. К.Булатова. Аның әле бервакытта да сөт эчеп караганы юк иде, алай да бу ак сыеклыкның бик тәмле икәнлеген исеннән сизенде ул. К.Кәримов Эчеп кую Бер тапкыр эчү. Фәләх --- ни эшләвен үзе дә белештермичә, тотты да калган коньякны шешәсеннән генә эчеп куйды. В.Нуруллин. Хәлим тагын бераз капкалап алды, әйрән эчеп куйды. Г.Гыйльманов Эчеп тору Хәзерге момента эчү; гел, даими эчү. --- көн дә дару эчеп торырга куштылар. З.Мәхмүди. Сыерларның кайсысы күшәп ята, кайсысы су эчеп тора. М.Яһудин Эчеп яту сөйл. к. эчеп тору. Безнең заманнарда авыл ирләре, өчәр-өчәр борынга укмашып, кибеттә эчеп ята иде бит. Н.Гыйматдинова. «Тагын берәр җиргә кереп, эчеп ята торгандыр инде, хайван!» – диде. Р.Сәгъди |