ЭЧТӘН рәв. 1) Нәрсәнең дә булса эчке ягыннан. Сабир түзмәде, эскәмиягә утырып, кесәсеннән зәңгәр конвертны чыгарды да --- ертты. Эчтән ярты табак чамасы кәгазьгә язылган хат килеп чыкты. А.Алиш. --- абзар ишеге кинәт ачылып китте, --- эчтән ачудан кызарынган-бүртенгән Гөлфинур атылып чыкты. А.Вергазов 2) Күңелдән, уйдан. Гыйбрәтләрдән торган гомеремдә эчтән әйттем күпме төртмә сүз. З.Мансуров. Шунда сине группадагы башка кызлар белән чагыштырдым да эчтән уйлап куйдым: мәйтәм, минеке булырга тиеш бу сылу! Р.Зәйдулла |