ЭЧТӘЛЕКЛЕ с. 1. Эчтәлеккә, эчке мәгънәгә бай. Тәүфикъ Әйди язмалары, тирән эчтәлекле булу белән бергә, җиңел укылышлы, мавыктыргыч булулары белән дә аерылып тора ---. А.Гыйләҗев. Башым катты... Буталып бетмәсәм ярый инде... Ә бит нинди мәгънәле, эчтәлекле әсәр язасы килә... Г.Каюмов

2. рәв. мәгъ. Нәрсәнең дә булса мәгънәсен, асылын ачып; нәрсәне дә булса һәрьяклап яктыртып, белеп, аңлап, җентекләп. Аның зур илһамланып, оста һәм эчтәлекле итеп укыган лекцияләре әле дә хәтердә... Р.Ягъфәров. Гомәр ага бик эзлекле саф әдәби телдә, эчтәлекле итеп чыгыш ясады. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә