ЭЧТӘЛЕК и. 1) филос. Күренеш яки процессның төп мәгънәсен, асылын белдерә торган нигезе. Бу труппа, артистлар арасында яшәп килгән искелек калдыкларына рәхимсез көрәш ачып, --- «Формасы белән милли, эчтәлеге белән пролетар сәнгать өчен!» дигән лозунгларны күтәреп, шул заманның бөек идеаллары белән мәйданга ташланды... К.Гыйззәтов. Әйе, җәйнең теге иң озын көнендә дә очрашу шушы ук эчтәлектә кабатланды. М.Хуҗин

2) Хикәя ителә торган нәрсәнең кыскача тасвирламасы. Яңадан бер кат китапның эчтәлеген хәтерләде ---. Г.Кутуй. --- ун минут чамасы вакыт узгач, солдат бу фильмның эчтәлеген исенә төшерде. Р.Кәрами

3) Нәрсәнең дә булса төп мәгънәсе, асылы. Яңа заман татарлар алдына алар кабул итәргә тиешле, димәк, бөтен милли тормышның эчтәлеген үзгәртергә мәҗбүр итүче катгый таләпләр куйды. М.Хәсәнов. Бу яулар чынында XV йөзнең соңгы чирегендә Рус дәүләте белән Казан ханлыгы арасындагы мөнәсәбәтләрнең бөтен эчтәлеген ачып салган. Р.Фәхретдинов

4) Китапның, кулъязманың башында яки ахырында бирелә, бүлекләр һәм аларның битләре күрсәтелә торган исемлек. Татарча Коръән китабында сүрәләрнең, эчтәлектән тыш, хәрефләр буенча тәртибе, аннары тематик күрсәткеч --- бирелүне дә хупларга кирәк. А.Тимергалин

5) Нәрсәне дә булса тәшкил иткән, нәрсәнең дә булса эчендә булган нәрсә. Төенчекнең эчтәлеге конфет-мазар шикелле әйбергә охшамый иде. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә