Э’ЧПОШЫРГЫЧ с. 1) Эчне пошыра торган, кызыксыз, күңелсез, күңел кайтаргыч. Мусаның тагын бер тапкыр шигъри күренешкә карыйсы килә, ләкин камераның бердәнбер тәрәзәсеннән эчпошыргыч соры күк кисәге генә күренә. Г.Әпсәләмов. Идән астыннан әле генә яктыга чыккан зур көпшәк чебеннәрнең, зың-зың итеп, ялкау гына тәрәзә пыяласына бәрелүен хәтерләткән эчпошыргыч сүрән тавыш белән, алар көн мәшәкатьләре, эштәге тоткарлыклар хакында зарланыштылар. А.Вергазов 2) Ялыктыргыч, туйдыргыч; гел бертөрле, үзгәрешсез. Сүзләр буранны оныттырды, хатирәләр эчпошыргыч җепшек бураннан көчлерәк булып чыкты... А.Гыйләҗев. Болар барысы да – атна саен кабатлана торган эчпошыргыч бертөсле күренешләр. А.Әхмәтгалиева |