ЭЧЛЕК и. 1. 1) Киемнең яки башка әйбернең эчке ягына тегелә, беркетелә торган тукыма. Садыйк, әтисе берлә шәһәргә барып, Гайниҗамалга әдрәс камзуллык, төлке аягы эчлек, күлмәкләр, читек-кәвеш, шәлләр алып кайттылар. Г.Исхакый. Җыены бергә чалбарны җентекләп карагач, тез турысында эчлек астыннан ниндидер каты әйбер таптылар. М.Галәү. Табаны машина баллоныннан әмәлләнгән, мамыктан эчлек ясалган олы ботинкалар астында өзлексез кар шыгырдый. Р.Кәрами

2) Әйбернең эченә, ике тышлык арасына куела торган нәрсә. Син хәзер энә тота беләсен, аяк машинасын келтерәткән буласың, эчлек сырасың ---. Казан утлары

3) Бәлеш, тавык түшкәсе, конфет һ.б.ш. эченә салу өчен әзерләнгән җиләк-җимеш, тәмләткеч яки башка ашамлыклар катнашмасы. Кәримә камырны җәйде, бәрәңге турап, ит белән аралаштырды да суган турап салды, борыч, тоз сипте. Табаны плитәгә куеп җылытты да камыр салды, эчлекне тутырды, өске камырны каплап, бөтерә-бөтерә ефәк бау кебек ишеп китерде. М.Хәбибуллин . Пешекчеләрнең ипи һәм бөккәннәр пешерү өчен күәстәге камырлары кабарды, эчлекләр әзерләнде. Татарстан яшьләре

2. с. мәгъ. Кием эченә тегү өчен әзерләнгән, кием эченә тегәрлек. Эчлек материалларны трафаретлар буенча кисү дә меңнәрчә метр материягә экономия бирә. М.Максуд



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә