ЭЧЛЕ с. 1) Эче билгеле сыйфатка ия булган. Куыш эчле бик картайган юан каен, як-ягындагы агачларга ботаклары белән ябыша-ябыша, әллә никадәр егылмаска тырышып карады. Г.Бәширов. Ул арада булмады, яңа хәбәр таралды: юкәлектә үсә торган сары эчле җир гөмбәсен ашка салсаң, нәкъ тә инде тавык ите тәме килә икән... М.Мәһдиев

2) Эчлеге ( 2 мәгъ.) булган, эчләнгән; эчлеге билгеле сыйфатка ия булган. [Гайсә:] Туңып торам, карчык. Теге тире эчле камзулым кайда? А.Гыйләҗев. Түбәтәй кызыл эчле иде. В.Нуруллин

3) Эчлеге ( 3 мәгъ.) булган; билгеле эчлек белән пешерелгән. --- ике игез кыз, куак астына утырып, баллы кабак эчле өччит ашарга керештеләр ---. В.Ильясов. Мин аларга ливер эчле пирожкиларны сузам һәм буфеттагы ыгы-зыгы турында сөйләнеп алам. Ә.Мушинский

4) күч. Билгеле характер һәм әхлак сыйфатларына ия булган. Дөньяда әллә нинди кара эчле кешеләр була. А.Гадел. Әлеге хәлләрдән соң тормышта очраган әшәке эчле түрәләрне гомерем буена, ихтыярсыз, Чатан Газизгә тиңләп карарга гадәтләнеп калдым. Ш.Алпар

5) күч. сөйл. к. эчкерле. Ул баланың никадәр эчле икәнен үзең беләсең. Г.Камал. Эчле ул, дип, якын итми, диеп, Уйламагыз мине. Ана сөте белән канга сеңгәч, Үзгәрә алмыйм инде. Ф.Шәрипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә