ЭЧЛӘ’Ү ф. 1) махс. Киемгә яки башка әйбергә эчлек тегү, беркетү. Ул җыйнак, эчләп тегелгән, тышлыгының аскы өлеше киндердән, өске яртысы – милли бизәкләр белән чигелгән затлы тукымадан. Ак калфак 2) Ныгыту, саклау, матурлау һ.б.ш. максатлар белән, берәр нәрсәне эчке яктан тукыма, калай, такта яки башка материал белән каплау. --- заводларның берсендә ишекне броня белән эчләп бирделәр. Р.Мирхәйдәров Эчләп бетерү Барысын да, тулысынча эчләү; эчләүне тәмамлау Эчләп кую Эчләнгән хәлгә китерү. Бу якны да такта белән матур итеп эчләп куйганнар ---. А.Әхмәтгалиева. Колхоз биргән йортны әнә ничек матур итеп тышлап, эчләп куйганнар. Маяк Эчләп чыгу Барысын да эчләү, тулысынча эчләү. Түбәтәйләрне эчләп чыктым Эчли башлау Эчләргә тотыну |