ЭЧКЕЧЕЛЕК и. Даими рәвештә һәм чамасын белмичә исерткеч эчемлекләр эчү гадәте, эчү белән мавыгудан килеп чыккан авыру; алкоголизм. Ирләр --- ялкаулыкның, эчкечелекнең, алдашуның, урлашуның, уйнашның нәрсә икәнен белмәгәннәр дә. З.Зәйнуллин. Мин моны наркомания, токсикомания, эчкечелек кебек афәтләрдән яшь буынны, киләчәкне йолып алуның бер ысулы дип исәплим ---. К.Сатиев |