ЭЧКЕЧЕ и. 1. Эчкечелеккә сабышкан кеше; исерекбаш; алкоголик. Нинди көч алып чыгып китте Әнвәрне өеннән? Эчкечене – аракыга, тәмәкечене – тәмәкегә, бозык гашыйкны сөяркәсенә тарта торган көч иде бу ---. М.Маликова. Капитан, мастерской мөдирлегеннән алынгач, бөтенләй эчкечегә сабышты. Р.Камал

2. с. мәгъ. Эчкечелеккә бирелгән, эчә торган. Эчкече ирнең хатыны да, анасы да төн йокысы күрми. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә