ЭЧКЕРСЕЗЛЕК и. Саф күңеллелек, хәйләсезлек. Ләкин элеккеге гадилек, эчкерсезлек, хәйләсезлек юк иде безнең арада. А.Гыйләҗев. Үзенең эчкерсезлеге, тыйнаклыгы белән күңелен тартып тора иде ул аның. В.Нуруллин