ЭЧКЕРСЕЗ с. 1. 1) Ачык күңелле, гади, беркатлы, хәйләсез, кешеләргә ышанучан. Таһир аны эчкерсез, беркатлы егет булуы өчен үз энеседәй яратты. А.Хәсәнов. Булдыра алсагыз, кичерегез эчкерсез, гади авыл балаларын!.. Р.Кәрами

2) Чын күңелдән булган, саф, риясыз, ихласлыкка нигезләнгән; чын. Үзеңә эчкерсез мөнәсәбәттәге хатын-кызлардан да мәкер, ниндидер усаллык көтәрлек булгач, дөньяда яшәүнең бер мәгънәсе дә юк. Г.Тавлин. Карашында бернинди этлек, явызлык, мәкер юк иде бу егетнең. Тик эчкерсез, самими хисләр генә дә назга сусау. В.Имамов

3) Файда, табыш алуга нигезләнмәгән, дусларча. Эчкерсез ярдәм

2. рәв. мәгъ. 1) Чын күңелдән, ихластан, бөтен йөрәге белән. Карчык, эчкерсез сөенеп, утын өемен күрсәтте, мунчага кайсы яркаларның япьтәш булачагын иренмичә аңлатты. А.Гыйләҗев . Әллә Алисәнең дөньяны балкытып эчкерсез елмаюыннан, әллә чәчкәләрдән сирпелгән аклыктан бөтен тирә-як шул мизгелдә нурга күмелде... А.Әхмәтгалиева

2) Файда, табыш алуны күздә тотмыйча, дусларча. Э чкерсез булышу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә