ЭЧКЕРЛЕ с. Үчле, кинә тотучан, озак үч, ачу саклый торган. Ул, кискен характеры аркасында, еш кына кешеләр белән бозылыша да торган иде. Әмма эчкерле түгел, ачу сакламый, яңадан, берни булмагандай, дуслыкны яңартырга әзер... Ә.Еники. Касыйм абзый – шундый кире вә эчкерле зат, ул башлаган уенын ахырына кадәр җиткерергә, каршы дәшкән көндәшен тезләндерергә, аны чәнчеп алырга ярата ---. Х.Ибраһим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә