ЭЧКЕ II и. Исерткеч эчемлек, хәмер. Студент эчке мәҗлесенә мине дә дәште. Мин, эчми торган кеше булганыма карамыйча, бай малае белән яхшырак белешер өчен, бу [тәкъдимне] кабул иттем. Ф.Әмирхан

Эчкегә бирелү Исерткеч эчемлекләрне артык күп куллану, эчкечелеккә сабышу. Кайчандыр ул да төшеп калганнардан булмаган: техникум бетергән геолог буларак, Төмән нефтен эзләүчеләрнең беренчеләреннән булган. Ләкин соңгы елларда эчкегә бирелеп, түбән тәгәрәгән. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә