ЭЧКЕ I с. 1) Нәрсәнең дә булса эчендә урнашкан; киресе: тышкы . Илүсә, тәмам гаҗизләнеп, каршысындагы тәрәзә янына килде, үрелеп, эчке якка карады ---. Г.Гыйльманов 2) Йөз ягына каршы якта, сул ягында булган . Билетның эчке ягына, уртасына ниндидер печать басканнар. А.Шамов 3) Кешенең эч, күкрәк һ.б. куышлыкларында урнашкан (әгъзалар тур.). --- калын яры астында ни барын белү өчен, эчәкләргә, башка эчке әгъзаларга кагылырга кирәк, ә моны фәкать тәҗрибәле хирург кына эшли алачак. М.Маликова 4) Кешенең эчендәге әгъзаларында була торган, эчендәге әгъзаларына хас булган. Хәзер эчке авырулардан җәфалана, көн дә шифаханәгә бара. Т.Әйди // Шуларның эшчәнлеге белән бәйле. Эчке секреция бизләрендәге тайпылышлар нык тирләүгә китерә. Сөембикә 5) Башка кием астыннан, эчтән кия торган. Менә шул гонорарларга Зәйтүнә Печән базарыннан ботинкалар, костюм-чалбар, эчке киемнәр алсын. И.Салахов . Шул ук Кошкарёв боерыгы буенча, күн курткасын, күнитеген һәм чалбарын салдырып алып, Миңнулланы эчке күлмәк белән эчке ыштаннан гына калдырдылар. В.Нуруллин 6) физ. Пешкәкле цилиндр эчендә ягулык янганнан соң хасил булган энергия исәбенә эшли торган. Сугышка кадәр үк авылда бәләкәй эчке янулы двигатель дә була. Р.Зарипов . Эчке янулы двигательләр сыек ягулык (бензин, керосин, нефть) яки янучан газ белән эшлиләр. Физика 7) мат. Өчпочмакның яки күппочмакның ике күрше ягы белән төзелгән. Шул ук вакытта бишенче постулатны дөрес дип карыйбыз икән, нинди генә өчпочмакның да эчке почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез. Җ.Тәрҗеманов 8) Аерым бер дәүләт, учреждение, оешма эчендәге эшчәнлеккә караган. – Сез, йөз алтмыш сигезенче тоткын, – диде өстәл артындагы тирән креслога утырган түрә, --- башын күтәрми генә. – Төрмәнең эчке кагыйдәсен бозган өчен, өч тәүлеккә карцерга ябылган идегез, срок тулды. И.Салахов. Бюродагы эчке тәртип буенча, гид программадан читкә тайпылмаска, ягъни клиентлар белән артык үз итеп аралашмаска, аларга үз фикерен такмаска, тормыш-яшәүләре белән кызыксынып, гайрәтләрен чигермәскә тиеш иде. Н.Гыйматдинова 9) Бер дәүләтнең, җәмгыятьнең, коллективның үз эчендәге, үзенеке. Совет илен тыштан да, эчтән дә дошманнар сырып алган, тыштагы дошманга караганда, эчке дошманнар мең мәртәбә мәкерлерәк тә, куркынычрак та. Ф.Сафин 10) Шушы дәүләт эчендә гамәлдә булган, шунда гына алып барыла торган. Халыкара сәүдәдән тыш, әлбәттә, эчке сәүдә дә яшәгән һәм үскән. Р.Фәхретдинов. Кайда ул бүген нәтиҗәле, бөтен ил халкы ишетерлек тәнкыйть, фикерләр төрлелеге, ачык һәм аңлаешлы эчке сәясәт? Н.Шәрифуллин. Россиядә бүген бу материалны тагын бер предприятие генә җитештерә. Ул да соңгы елларда тулы куәтенә эшләми, эчке базар ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Фән һәм тел 11) Нәрсәнең дә булса нигезен, мәгънәсен тәшкил иткән, чын асылын чагылдырган, тыштан, беренче карашка күренми торган. Беләге, йөрәге, эчке матурлыгы, үткенлеге белән яулагандыр ул чибәр кыз мәхәббәтен. С.Поварисов. Безнең бөек Сара апабыз шигырьнең тирәндәге мәгънәсен, эчке моңын шулай төгәл тоючан иде. Н.Хисамов 12) күч. Кешенең хис-кичерешләренә, рухи дөньясына караган. Хәзер исә аның үз эченә кысылып, сыкранып яткан эчке дөньясы тышка чыгарга омтыла. Ул кызара төшкән күзләре белән Хәйдәргә туп-туры карап, беренче мәртәбә шулай кыю һәм иркен сөйләшә иде. Г.Бәширов. Бу сүзләр тикмәгә генә, әллә кайдан тирәннән, күңеле төпкеленнән килгән ниндидер эчке сыкрану, хәтта җан ачысы белән ыңгырашу сыман, ачынулы ярсулык белән чыкмады лабаса! Ә.Сафиуллин 13) күч. Күңел халәтен, хисләрне чагылдырган. [Кыз] ачык, шат елмайды, эчке мәхәббәтле, ягымлы тавыш белән күреште. Г.Ибраһимов. Эчтән әрнешеп-әрнешеп елаган бала һәм сузынкы, эчке аһәңле моң белән баласын юаткан ана авазы ишетелә. Ә.Айдар |