ЭЧКӘРЕ рәв. 1. 1) Нәрсәдән дә булса эчтәрәк, ераграк, читтәрәк . Финнар да обороналарыннан эчкәре урнашкан авыр туплардан бертуктаусыз ут яудыралар. Г.Әпсәләмов. Дүрт сәгать буена татар-башкорт авыллары аша узганда, бер генә мәчет манарасы да күрмәдек: әллә эчкәре урнашканнар, әллә бөтенләй юклар. Татарстан яшьләре 2) Бик тирән, ерак . Калын кашлар астына эчкәре үк кереп поскан кечкенә күзләр, ачу белән ялтырап, Тимерине чәнчеп алды. Г.Бәширов. Алары кеше күзеннән бик эчкәре яшеренгәнлектән, мәктәп программасы югарылыгында булса да, физиканы – яктылыкның зур ешлыклы электромагнитик дулкыннар икәнлеген искә төшерергә туры килә. Татарстан яшьләре 3) Эчкә таба. Заманында Сәкинә белән менә шушы аланда очрашып, --- сукмак буйлап эчкәре кереп, чәчәкләр җыеп йөргән идек бит инде без. В.Нуруллин. Сабир картны ат янында калдырып, Хаҗиәхмәт үзе юлдан эчкәре – кар белән капланмаган шәрә җирләргә кереп чыкты. Г.Галиев 2. с. мәгъ. 1) Эчтәрәк урнашкан, түрдәрәк, ераграк булган. Айбиби күренүгә, ишек яры торган сакчылар айбалталарын читкә алдылар, һәм тәхет ягы ишекләре ачылдылар. Эчкәре ишекләрне ачучылар, Айбиби үтүгә, ишекләрне ябып та куйдылар. М.Хәбибуллин. Тини бәк көлемсерәп кенә куйды һәм --- шулай ук эчкәре бүлмәгә кереп китте. Н.Фәттах 2) Ерак, ерактагы. Күктимер өерне Озынталның иң эчкәре урынына алып бара. Р.Камал. Без чит ил кешеләре өчен башкаланы гына түгел, башка эчкәре шәһәрләрне һәм Россия тарихында беренче тапкыр провинцияне дә ачтык. Ялкын |