Э’Ч-КАРЫН җый. и. Суелган малның ашарга яраклы эчке әгъзалары. Чарасыздан кер юарга, кассапларда эч-карын тазартырга вә шуның кебек кара хезмәтләргә керешәләр. Т.Әйди. Боланнарның эч-карыны да шунда, кеше күзеннән яшермәгәннәр дә ичмасам. Ә.Әминов ◊ Эч-карыны киселү Ачыгу, ашыйсы килү; ачлык күрү . Карт ирексездән көлемсерәп куйды. Бигрәк тә өзек, төсе-башы качкан, эч-карыны киселгән заманнарга туры килде шул аның гомер башы һәм, гомумән, язмышы! А.Хәлим |