ЭЧЕ’-ТЫШЫ и. 1) Нәрсәнең дә булса эчке һәм тышкы яклары . Болар килгәндә, вокзалның эче-тышы халык белән тулы: бар да йөгерә, кабалана ---. Г.Ибраһимов . Ненец башындагы озын колаклы, яшь болан тиресеннән тегелгән эче-тышы йон бүрекне салып кулына тотты. Р.Кәрами 2) күч. Бөтен барлыгы, бөтен ягы; холкы, табигате, гадәтләре . «Малай минеке түгел», – дип, эче-тышы белән бергә ярсыганга күрә, ул аны онытып та җибәргән иде. Н.Гыйматдинова . Мөдәррис – барлык вөҗүде белән, эче-тышы белән, бары-югы белән, чыны-ялганы белән халыкчан шагыйрь. Н.Гамбәр ◊ Эче-тышы бер Саф күңелле, эчкерсез, хәйләсез, ачык кеше турында. Сәмига минут эчендә кырыкка үзгәрә иде. Әмма ачу тота белми иде, эче-тышы бер иде. М.Әмирханов |