ЭЧЕННӘН рәв. 1. к. эчтән ( 2 мәгъ.). «Әнә кем өчен тырышкан икән Яңгура», – дип эченнән уйлап алды Гөлшәһидә һәм тиз генә Диләфрүзне читкә тартты. Г.Әпсәләмов. Садыйк абзый, --- кызганып һәм шул ук вакытта яратып, эченнән әйтеп куйды: «Нәрсә белә соң ул мескен. Гомер буе ирем дип, балалар дип яшәде...» А.Шамов

2. бәйл. мәгъ. 1) Нәрсәнең дә булса арасыннан. --- кайбер зуррак чәчәкләр эченнән төклетуралар, тузанга баткан йонлач тәпиләрен көчкә сөйрәп, ава-түнә чыгалар. Ә.Еники. Ул арада фельдшер да төште, кемнәрдер, ак бидоннарын тотып, куе агачлар эченнән күренеп торган кое сиртмәсенә таба томырылдылар. А.Гыйләҗев

2) Эш-гамәлнең нәрсәнең дә булса эчке ягыннан тышкы якка юнәлгәнен белдерә. Даут сумка эченнән чыккан кәгазь кисәген сеңелесенең борын төбенә китереп селекте. Ф.Яруллин. Ун минутлар чамасы вакыт узгандыр, урман эченнән тонык кына эт өргән тавышлар ишетелә башлады. Г.Гыйльманов

3) Нәрсәнең дә булса икенче нәрсәнең эчке, аскы ягыннан киелү, бәйләнү яки ябылуын белдерә; астыннан. --- бер чиновник шагыйрьнең тәнәфес вакытында арткы бүлмәдә нәкъ театраль Ленин позасына басып, бер кулын кесәсенә тыгып торганын күргән. Тройкадан (ягъни костюм эченнән жилет кигән), сакалы белән кепкасы гына җитми... А.Тимергалин. Кожан эченнән пинжәк кигән, пинжәген каеш белән буган --- иде. В.Нуруллин

4) Эш-хәрәкәтнең башкарылу мохитен, чикләрен, урынын, арасын белдерә. Ташлы елгага керәбез дә су эченнән барабыз: овчаркалар суда кеше исен югалта. И.Юзеев. Имеш, шул болгарлар, куе урманнар эченнән килә торгач, менә шушы ике инеш арасындагы атауларга җиткәннәр. Р.Зарипов

5) Аталган зат яки күренешнең бериш затлар, предметлар, күренешләр рәтеннән булуын белдерә. --- ашханәдә аш пешереп, аны кечкенә кисәк алабута икмәге белән ашап, азрак хәлләнгәч, ташчы Камали --- балтачы Гәрәйне бу ашарга җыелган халык эченнән күзе белән эзләде. Г.Ибраһимов. Киләчәктә милләтебез эченнән Тукай кебек дамелланың чыгуын теләп сүзен тәмам итте. Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Г. Тукай

6) Кем яки нәрсәнең чыганагын, чыгышын билгеләү өчен кулланыла. Гади кеше булып тоелды ул, халык эченнән чыкканлыгы күренеп тора иде аның. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә